Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура ислам белгече Габдрахман Наумовка 8 ел да 5 ай колония җәзасы сорады


Габдрахман Наумов
Габдрахман Наумов

44 яшьлек имам, "Әл-Әзһар" университетын тәмамлаган ислам белгече, дүрт бала атасы Габдрахман Наумов “Нурчылар” оешмасы бүлеген җитәкләүдә шикләнелә.

"Нурчылар" оешмасын булдыруда гаепләнүче ислам белгече Габдрахман Наумовка Казанның Вахитов районы прокуратурасы 8 ел да 5 ай колония җәзасы сорады. Бу турыда Азатлыкка Наумовның адвокаты Руслан Нәгыев хәбәр итте.

"Без бернинди дә дәлилләр юк дип саныйбыз. Гаепләү ягыннан берничә шаһиттан сорау алынды, ләкин алар турыдан-туры Наумовтан "Нурчылар" турында берни дә ишетмәгән. Икенче яктан, мондый эшләр буенча безнең тәҗрибәдә гел начар нәтиҗәләр – бары җиңаять эше нигезендә җәза бирәләр" ди адвокат.

Наумовнын соңгы сүзе һәм хөкем карары 2 ноябрьдә көтелә.

ФСБ Габдрахман Наумовны 2020 елның март ахырында тоткарлаган иде. Ул Русиядә экстремистик дип танылган һәм тыелган "Нурчылар" оешмасы бүлеген җитәкләүдә шикләнелә. Әлеге маддә нигезендә гаепләнүчегә 6-10 ел төрмә яный ала.

Бер ай элек Чаллы шәһәре мәхкәмәсе бер төркем ханымнар белән Сәид Нурси китапларын укыган 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү карары чыгарган иде.

19 октябрь Чаллы прокуратурасының бу карарны шикаять итүе билгеле булды.

Нәкыя ханым Русиядә "Нурчылар" оешмасын оештыруда гаепләнде. Нурсиның "Рисәлә ән-Нур" китабының урысчасы Русиядә тыелган. Нәкыя Шәрифуллина сүзләренчә, алар китапларның урысчасын түгел, төрекчәсен укыган. Шуңа ул бу гаепләүләре белән килешми. 60-80 яшьлек ханымнар белән Сәид Нурси китапларын укыган Шәрифуллина элек 100 мең сум штрафка тартылган иде инде.

Июль башында Чаллы шәһәре мәхкәмәсенең Сәид Нурси китапларын экстремист дип танып, аларны тыю турындагы карарын Татарстан Югары мәхкәмәсе канунсыз дип тапкан иде.

Габдрахман Наумов

Габдрахман (Альберт) Наумов — 1976 елда Казанда туган. 1999-2003 елларда Каһирәдә Әл-Әзһәр университетында фикх юнәлешендә белем алган, соңрак Русия ислам институтының теология факультетын тәмамлаган. Аннары шул ук институтта укыткан. Наумов ислам хокукы өлкәсендә иң яхшы белгечләрдән санала. Русия ислам институтында дин фәннәре кафедрасында өлкән мөгаллим дәрәҗәсендә эшли, ислам дине мәсьәләләренә кагылышлы төрле конференция, чараларда катнаша. 2013 елдан Татарстан мөселманнары диния назәрәтенең голамә шурасы әгъзасы.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG