Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь язучылар үз иҗатын ничек таныта? "Калеб" өч яшь язучы әсәреннән тамаша тәкъдим итте


Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

26 октябрь Габдулла Кариев исемендәге театр бинасында яшь язучылар иҗат иткән әсәрләр өзекләреннән төзелгән "Өчәү" дип аталган тамаша күрсәтелде. Тамаша сәхнәдә түгел, ә театрның төрле урыннарында куелды. Яшь авторлар Азатлыкка иҗатларын таныту юллары турында сөйләде.

Яшь язучы Алинә Бикмуллина, Райнур Әгъләметдинов һәм Айгөл Абдрахманова әсәрләрен режиссер Әминә Миндиярова сәхнәләштерде. Авторлар сүзләренчә, мондый проектка эләгү — зур уңыш.

"Калеб" өч яшь язучы әсәреннән тамаша тәкъдим итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:02 0:00

Авторларга килгәндә, алар "Калеб"кә кайчандыр азмы-күпме бәйле булган кешеләр. Проектта катнашкан артистлар арасында Кариев театрының танылган артистлары да, актерлык осталыгына өйрәнеп кенә баручы студентлар да бар.

Айгөл Абдрахманова берничә ел элек "Калеб"нең яшь шагыйрьләр иҗатына багышланган "Яңа дулкын" проектында ярдәмче булган. Прозаиклар өчен әзерләнгән әлеге проектта катнашырга чакыргач, бик шатланган. Кәһвәдән башын югалткан кыз турындагы әсәрен кайчандыр профессиональ артистлар сәхнәләштерер дип моңарчы уйламаган да.

Айгөл Абдрахманова
Айгөл Абдрахманова

— Элек-электән олпат язучылар яшьләргә юл күрсәтеп киңәш биргән. Ә безгә мондый формада аралашу җитеп бетми. Социаль челтәрләрдән тыш без үзебезне ничек ишеттерергә, күрсәтергә белмибез. "Калеб" бу юнәлештә бик зур ярдәм итә. Әйе, теләгән кеше бүген социаль челтәр аркылы үз иҗатын таныта ала, әмма менә шушындый форматта үз иҗатыңны укучыга тәкъдим итү — ул бик мөһим һәм дәрәҗәле.

Авторларның берсе Райнур Әгъләметдинов фикеренчә, бүген халык китап алып уку урынына социаль челтәрләрдә язылган кыскача постларга өстенлек бирә. Шуңа күрә яшь язучыларга үз иҗатын укучыларга таныту авыр.

Райнур Әгъләметдинов
Райнур Әгъләметдинов

— Хаталы язылганмы, юкмы, бүген укучы моңа игътибар итми, күбрәк кыска пост формасында язылган хикәяләрне укырга омтыла. Кулга чын китап алып уку күренеше юкка чыга, социаль челтәрләр профессиональ язылган әсәрләрне кысып чыгара бара. "Калеб" кебек проектлар күбрәк булса, мөмкинлек тә күбәер иде.

Алинә Бикмуллина һәр нәрсәдә уңай һәм тискәре яклары бар, дип саный. Аның фикеренчә, социаль челтәрләрнең үсеп киңәюе яшь язучылар өчен файдага гына.

Алинә Бикмуллина
Алинә Бикмуллина

— Элек язучылар үз иҗатын укучыга китап, матбугат аша гына җиткерсә, бүген моның өчен ысуллар күбрәк, шул социаль челтәрләрне күздә тотып әйтүем. Кызганыч, безнең татар язучылары арасында әлегә социаль челтәрләрне кулланып, иҗатларын пропагандалап үз укучысын табучылар әлегә сирәк. Безгә менә бу юнәлештә эшләү һәм замана белән бергә атлау кирәк.

Белешмә: "Калеб"

"Калеб" – татар мәдәниятендә яңа буын иҗатчылары берләшмәсе. Яшь һәм сәнгатьтә үз карашы булган шагыйрь, язучы, композитор, режиссер, драматургларга мәйдан табарга, үз тамашачысы белән очрашырга ярдәм итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG