Accessibility links

Казанда татар телен заманча һәм нәтиҗәле укыту юллары турында сөйләштеләр


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Семинарлар циклы быел ай саен үткәреләчәк дип көтелә.

28 октябрь көнне Казанда "Татар телен укытуда заманча һәм нәтиҗәле ысуллар" исемле семинар узды. Чарада 300гә якын татар теле укытучысы катнашы. Очрашу Казанның быел гына ачылган "Унбер" лицеенда үтте.

— Бөтен фәннәрдән укытучыларга камилләшергә, укыту алымнарын яңартырга һәм яңа кызыклы тәҗрибәләр белән танышырга кирәк. Шул максаттан, бирегә татар теле укытучыларын чакыртып, тел укытуда заманча трендлар, үтемле һәм нәтиҗәле алымнар, татар телен укытуда кызыксындыру алымнары турында кызыклы чыгышлар әзерләдек, — дип аңлатты проект кураторы, "Унбер" лицее укытучысы Рашат Якупов.

Мәктәптә татар телен кызыклы итеп укыту тәҗрибәсе турында "Унбер" лицее мөдире Алмаз Хәмидуллин да сөйләде. Аның сүзләренчә, аларның мәктәбендә татар теле дәресләренә кызыгып, инде берничә дистә укучы туган тел өйрәнү турында гаризаларны яңадан язган, урыс теле урынына татар телен сайлаган.

Семинарда татар теле укытучылары да үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. "Иннополис" мәктәбе татар теле укытучысы Альберт Сәмигуллин дәресләрне визуаль яктан баетыр өчен һәм дистанцион форматта алып барыр өчен дөнья күләмендә кулланылган веб-ресурслар белән таныштырды. "Унбер" лицее укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанова башлангыч сыйныфларда тел укыту алымнарын күрсәтте, укучыларны татар әдәбиятын яраттыру үрнәкләре турында сөйләде.

Чараны Казан башкарма комитеты белән Казан мәгариф идарәсе оештырды. Оештыручылар мондый форматта очрашуларны ай саен үткәрергә ниятләүләрен әйтте. 2021 елда ноябрь һәм декабрь аенда да семинарлар оештыру планлаштырыла.

2018 елдан бирле мәктәпләрдә туган телләр гариза нигезендә укытыла. Казанда 2017-2018 елларда туган тел дәресе буларак татар телен 65,19 процент ата-ана сайласа, 2020-2021 елларда бу күрсәткеч 59 процент тәшкил итә.

20 август көнне мәгариф өлкәсендәге август киңәшмәсендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин яңа дәүләт стандартларына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү кертелүен белдерде. "Стандартларда өйрәнү өчен мәҗбүри булган "туган тел һәм әдәбият" фәне өлкәсенә Русия федерациясе республикасының дәүләт телен өйрәнү кертелгән. Димәк, дәүләт теле буларак татар теле уку планының мәҗбүри өлешендә укытыла башлый", диде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG