Татарстан Әфганстандагы авыр хәлдә калган татар җәмгыятенә ярдәм итәчәк һәм аларга һуманитар ярдәм җибәрәчәк. Бу хакта Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова белдерде, дип яза "Интерфакс".
"Дөнья татар конгрессы ягыннан фонд белән (Русия мөселманнарының патриотик хәйрия фонды) шундый һуманитар ярдәм оештыру карары кабул ителгән. Сүз фонд вәкилләре алданрак әйткән беренче чиратта кирәкле азык-төлек турында бара" дигән Галимова.
Ул конгрессның ярдәмне оештырачагын, ә фондның аны мохтаҗлар өчен Әфганстанга тапшырачагын әйткән.
Алданрак Әфганстанда Талибан хәрәкәте (Русиядә террорчы оешма буларак тыелган) хакимияткә килгәннән соң, илнең нигездә төньягындагы 16 вилаятендә яшәгән татар җәмгыятенең һуманитар каза чигендә калуы хәбәр ителгән иде.
Казанда узган матбугат очрашуында мөселманнарның патиротик хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин тиздән кыш җитәчәген һәм һәркемнең дә исән калу мөмкинлеге булмаячагын әйткән иде. Даими хәрби хәрәкәтләр кешеләрнең азык-төлек тупламнарын юкка чыгарган.
"Аларның бөтен өмете Татарстанда. Әфганстан татарларына ашыгыч рәвештә һуманитар ярдәм җибәрергә кирәк" дип белдергән иде Хәбибуллин.
Һуманитар ярдәм мәсьәләсен кыш башланганчы, бер ай эчендә хәл итәргә кирәк дигән хәйрия фонды җитәкчесе.
Күптән түгел БМОның Дөнья азык-төлек програмы, ашыгыч чаралар күрелмәгән очракта, миллионлаган әфган ач калачак дип кисәткән иде.
БМО мәгълүматына күрә, Әфганстанда көн саен җитәрлек ризыкны нибары 5 процент гаилә генә ала. 22,8 миллион тирәсе кеше азык-төлеккә кытлык кичерә, шуларның 3,2 миллионы – 5 яшькә кадәрле балалар.
Илдә азык-төлек һәм даруга кытлык күзәтелә. Азык-төлеккә бәя кисәк арткан. Моннан тыш Әфганстанга соңгы дүрт елда икенче мәртәбә иң көчле корылык килде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!