Accessibility links

Кайнар хәбәр

РБК: Башкортстан хастаханәләренә COVID-19 белән эләккәннәрнең җиде проценты вакцина ясаткан булган


Вакцина ясатучылар арасында үлүчеләрнең ни кадәр булуын атамасалар да, мондый үлемнәрнең вакцина ясатмаучылар белән чагыштырганда "дистәләгән-йөзләгән мәртәбә азрак" булуын искәрткәннәр. 

РБК хакимият һәм төбәкләрнең сәламәтлек саклау оешмалары вәкилләреннән вакцина ясатканнарның күпмесе коронавирус белән хастаханәләргә эләккәнен сораштырган.

Башкортстанда коронавирус йоктырып һоспитальләргә кергәннәрнең гомуми саныннан 5-7 проценты вакцина ясаткан булган диелә РБК сораштыруында.

Һоспитальләрдә дәваланучы вакциналы авыруларның иң зур күрсәткече Мәскәү янында – 18 процент. Белгород өлкәсендә бу күрсәткеч – 12, Ханты-Манси автономияле бүлгесендә - 12, Новгород өлкәсендә - 10, Петербурда – 8-10, Калуга өлкәсендә - 5-7 процент.

Мордовиядә, Волгоград, Иркутски, Калининград, Липецки өлкәләрендә, Карачай-Чиркәс, Коми һәм Акъярда хастаханәләрдәге авыруларның иң күп дигәндә 1 проценты вакциналы дип белдергәннәр.

Коронавируска каршы вакцина ясатканнар арасында бу авырудан үлүчеләр күрсәткеченә килгәндә, бу хактагы мәгълүматны Алтай краенда, Белгород, Брянски, Калининград, Магадан, Сарытау, Тверь, Тула өлкәләрендә, шулай ук Ингушетия, Карелия, Ставрополь крае һәм Хакасиядә биргәннәр.

Сарытау өлкәсендә, мәсәлән, вакцина ясатканнар арасында үлүчеләрнең ни кадәр булуын атамасалар да, мондый үлемнәрнең вакцина ясатмаучылар белән чагыштырганда "дистәләгән-йөзләгән мәртәбә азрак" булуын искәрткәннәр.

Октябрь уртасында Башкортстанда коронавирус белән бәйле вазгыять начараю һәм халык иминлегенә санитар-эпидемиологик куркыныч янау сәбәпле мәҗбүри вакцина ясау кертелде.

Гамалея исемендәге үзәкнең мөдире Александр Гинцбург COVID-19дан вакциналау Русиядә мәҗбүри булырга тиеш, ә моның өчен вакцинаны дәүләт календаренә кертергә кирәк дип санавын белдерде. Болай эшләгәндә халыкның 70-75 процентында коронавируска каршы тәнчекләр булачак һәм шул рәвешле коронавирус пандемиясе бетәргә мөмкин ди галим.

Моңа җавап итеп Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков "Бу мәсьәләдә әлегә кадәр федераль дәрәҗәдә бернинди карар кабул ителмәде" дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG