Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа Татарстанда "Нурчылар" оешмасының өч әгъзасы тоткарлануын хәбәр итте


Мәгълүмат чаралары язуынча, тоткарланучылар арасында Казандагы югары уку йортларының берсеннән укытучы да бар.  

Татарстанда "Нурчылар" (Русиядә эшчәнлеге тыелган) оешмасының өч әгъзасы тоткарланган, аларны тоткарлауда төбәкнең эчке эшләр министрлыгы һәм федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре катнашкан дип хәбәр итә "Интерфакс" хокук саклау оешмаларындагы чыганагына сылтама белән.

Mash проекты язуынча, тоткарланучылар арасында Казандагы югары уку йортларының берсеннән укытучы да бар. Үз чыганагына сылтама белән "Интерфакс" хәбәр иткәнчә, янәсе укытучы мөселман студентлар арасында оешма идеологиясен тараткан.

Тоткарлаулар турында әлегә рәсми хәбәр юк.

2 ноябрьдә Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе "Әл-Иман" мәчетенең элекке имам-хатыйбы, Русия ислам университетының элеккеге укытучысы Габдрахман Наумовны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Ул Русиядә экстремист дип танылган һәм тыелган "Нурчылар" оешмасы эшчәнлеген оештыруда һәм аны финанслауда гаепле дип табылды.
Адвокат Руслан Нәгыев Татарстанның югары мәхкәмәсенә Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе карарын шикаять итте. Нәгыев мәхкәмә карарын гамәлдән чыгаруларын һәм Наумовны аклауларын сорый.

Белешмә: "Нурчылар"

"Нурчылар" – Төркиядә дин галиме Сәид Нурси (1876-1960) нигез салган оешма. 2008 елда "Нурчылар" Русиядә экстремистик дип танылды һәм тыелды. Халыкара оешмалар, шул исәптән АКШның дин иреге комиссиясе һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән бу карарны яңадан карауны сорады.

2014 елда Чаллыда әлеге оешмада катнашуда гаепләнеп, пенсия яшендәге берничә хатын-кыз эзәрлекләнгән иде. Моннан тыш Казанда, Уфада да эзәрлекләнүчеләр бар.

2021 елда мәхкәмә Сәид Нурси китапларын укыган Чаллыдан 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG