14 ноябрьдә Русиядә чираттагы җанисәп тәмамланды. Пандемия сәбәпле берничә тапкыр кичектерелгән әлеге чара барыбер илдә коронавирусның чиктән тыш таралуы вакытына туры килде. Шул сәбәпле, яздыручыларны өйләргә кертмәү очраклары да булды.
Росстат мәгълүматына караганда, җанисәптә барлыгы 100 проценттан артык халык катнашкан. Бу элеккке җанисәп саннары һәм төрле дәүләт оешмаларыннан алынган саннар белән чагыштырудан чыккан, беренче вакытта кайбер хаталар булырга мөмкин дигән Росстат вәкиле Павел Смелов.
Шул ук вакытта, соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә "безнең өйгә исәп алучы килмәде" дигән хәбәрләр таралды. Мәсәлән, Татарстанның Балык бистәсендә яшәүче тарихчы Нурулла Гариф "сан алучылар, кызыма да, улым гаиләсенә дә килмәгәннәр. Бу сан алуның дәүләткә кирәге дә шуның чаклы гына ахыры. Бер-ике танышым безгә дә килмәделәр диделәр", дип язып чыкты. Әлеге пост астында берничә кеше шулай ук җанисәп вәкилләренең килмәве турында хәбәр итте.
Азатлык Казан урамында очраган кешеләрдән җанисәптә катнашу-катнашмаулары турында сораштыру уздырып карарга булды.
Тулаем алганда җанисәп ничек узды? Хәрәмләшүләр булдымы? Татар-башкорт мәсьәләсе тагын ун елга тынып торырмы?
"Татарларны санау мәсьәләсендә Татарстан соңрак оешты"
Галим, Милли шура әгъзасы Дамир Исхаков фикеренчә, Татарстан милли мәсьәләләр катлаулы булган төбәкләрдә даими эшләргә тиеш. Башкортстан, Себер, Әстерхан якларында җанисәп алдыннан гына талпыну – стратегик хата.
— Татарстан соңрак булса да эшкә тотынды, шуңа оешу начар иде. Бу хакимияткә дә, татар конгрессына да кагыла. Дөрес, оешылды, каршы төркемнәрнең һөҗүмнәренә җавап бирә алдык. Интернет чаралары эштә оста кулланылды дип саныйм. Татарстан халыкка йогынты ясый алды. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтларында моңа кадәр язылган мөһим тикшеренүләрнең кирәге чыкты, алар китаплар булып басылды. Әмма моны элек тә эшләп булыр иде.
Җанисәп тагын бер якны ачып салды: экспертлар даирәсе бик тар бездә
Шулай да зәгыйфь яклар да булды. Мәсәлән, бу эшкә Татарстан финансларны тамызып кына бирде, ә Башкортстан пропагандага акчаны кызганмады. Тагын бер якны ачып салды җанисәп: экспертлар даирәсе бик тар бездә. Бөтен җирдә шул унлап эксперт чыгыш ясады. Бу фән ияләренең иҗтимагый, сәяси тормышта катнашырга әзер булмавын, теләмәвен ачык күрсәтте һәм милли тематиканы аңлаучы, Татарстан, татарларның мәнфәгатен яклаучы сәясәт белгечләре, социологлар, тарихчылар да бармак белән санарлык. Яңалары да әзерләнми.
Башкортостандагы вазгыятькә тукталганда, этномиссионерларның эшчәнлегенең татарларга уңай яклары да булды. Үз хәрәкәтләре белән алар йоклап яткан татарларны уятып җибәрде. Татарлар каршы торды дип саныйм. Әмма Башкортстандагы җанисәпне алганда, тулы контроль юк. Башкортстан җитәкчелеге ничек теләсә, саннар аларча булыр дип уйлыйм. Алар артында федераль үзәк тора. Шикаятьләр җыелды, әмма проблем шунда: кешеләр хокукларның бозылуын шалтыратып әйтә, әмма ачыктан-ачык сөйләргә теләми, курка. Шуңа күрә хәрәмләшү булган очракта да исбатлау авыр булачак. Җанисәп Башкортстанда таянырлык татар оешмаларының юклыгын күрсәтте. Мортаза Рәхимов вакытында татар иҗтимагый оешмалары туздырылды, башка аякка баса алмадылар. Киләсе елда Татар конгрессының җыены, аңа кадәр бу эшне башкарып булырмы – әйтүе авыр.
Җанисәп Башкортстанда таянырлык татар оешмаларының юклыгын күрсәтте
Гомум җанисәпкә нәтиҗәләр ясаганда, мондый фикер туа: санаган кешеләрнең фикере өскә калкачак. Татарның саны йә шул дәрәҗәдә калыр, йә бераз кимер. Татарстан эчендә, бәлки, уңай күренеш тә булыр, әмма төбәкләрдә арткан санын күрә алмабыз. Төгәл саннарны күрмәскә дә мөмкинбез. Бу җанисәптә шул да күзәтелде: авылларда да, шәһәрләрдә дә язып алучылар килмәгән очраклар да теркәлгән. Мондый зарлар күп ишетелде. Мәгълүматны төрлечә җыйганнардыр дип уйлыйм, мәсәлән, документлар аша, әмма моның кимчелеге – анда ни милләт, ни тел турында мәгълүмат булмаячак. Ә безгә нәкъ шулар кирәк тә.
"Татар яшьләре арасында балаларын урыс дип яздыруны сораучылар да булды"
Татарстанда язып алучы булып эшләүче Алик Мәхмүтов эш төгәлрәк оештырылса, бу кампания нәрсәсе белән әһәмияле икәнен аңлаткан булсалар, халык җанисәптәп курыкмас иде дигән нәтиҗәгә килгән.
— Татарстан матбугаты, аеруча татар теллеләр җанисәпне әйбәт аңлатты, әмма аны укучы, караучылар беренче чиратта өлкән кешеләр, ә урта яшьтәгеләр, яшьләр җанисәп турында белмәде дә, ишеткән булса да, катнашырга теләмәде. Алар "Дәүләт безнең турында болай да белә инде" дип кенә кире борып җибәрәләр иде. Кемдер гомумән катнашырга теләмәде, кемдер өйгә кертмәде, кемдер ишек аша, форточка аша гына сөйләште. Өйдә кеше булмаса, мин килүемне белгертә торган, телефоным язылган яки җанисәпне кайда, ничек узарга мөмкин булганын аңлаткан кәгазь кыстырып китә идем. Яңадан шалтыратучылар булды. Язып алучы килмәгән йортлар да була ала. Эш ничек куелган: көн саен уза торган урамнар, йортлар исемлеге бар, белгеч шул исемлек буенча эшли. Без иртән дә, кич тә йөрибез. Яшьләр эштән бик соң кайта, керәсең – юк берсе дә. Тагын киләсең – шул ук хәл. Язып алучы бер өйгә кат-кат килә алмый. Вакыты, көче калмый аның.
Кешеләр "Госуслуги"ны кулланды, бу да зур эш. Анда җанисәптә катнашканмы кеше, юкмы – белеп була. Кайчак кире язып чыга барысын да, шул ук вакытта хатыны да, аннары ул синхронлаша.
Улым, без сине көтәбез, безгә татар булып язылырга кирәк, дип берничә кеше шалтыратты
Гомумән татарлар актив иде дип саныйм. Мин әле килеп өлгермәгән килеш тә мине телефон аша табып: "Улым, без сине көтәбез, безгә татар булып язылырга кирәк", дип берничә кеше шалтыратты. Шактый гына үзбәк гаиләсе очрады, ни гаҗәп аларның бөтенесе диярлек үзләрен үзбәк дип яздыртты һәм "Нинди телләр беләсез?" дигән сорауга "татар теле дип яздыртты. Бер генә кеше, анысы да хатыныма эләкте, милләтен "татар" дип яздыртты, ләкин җәя эчендә "мишәр" дигәнне дә өстәтте. Татар яшьләре арасында балаларын урыс дип яздырырга сораучылар да булды. Үзләре Алсу һәм Кәрим, татар районында туган булсалар да, татар милләтен, туган телен башкача итеп әйттеләр. Без кеше ничек әйтә, шулай язарга тиеш.
"Элек паспортта "башкорт" дип язылган идек, хәзер дә шулай языгыз"
Башкортстанда җанисәп барышында барлыгы 4 миллион 100 меңнән артык кешедән бюллетень сорауларына җавап алынган. Башкортстан статистика идарәсе мәгълүматына ярашлы, республикада барлыгы 4 миллион 14 меңгә якын кеше яшәвен искә алганда, җанисәптә республикада яшәүчеләрдән дә күбрәк кеше катнашкан. Чөнки Ямал һәм Ханты-Манси кебек төбәкләрдә эшләп, шунда исәптә торып пенсиягә чыгучы вахтачылар да, чит илләрдән килеп укучылар һәм мигрантлар да җанисәптә катнашкан. Болар хакында республика статистика идарәлеге башы Әкрәм Ганиев белдерде.
Җанисәп ничек узуы турында татарлар күпләп яшәгән Нефтекама шәһәрендәге 27нче исәп алу бүлеге контролеры Гөлшат Мөбәрәкова фикерләре белән уртаклашты:
— Без һәр өйдә күпме кеше яшәгәнен алдан ук белә идек. Аларның күпмесенең чарада катнашуын төгәл берничә көннән генә әйтә алам, шулай да 98-99 процент катнашты дип исәплим. Минем халык санын алу бүлеге ветераннар шурасы утырган бинада урнашкан. Ә өлкән яшьтәгеләрнең бик актив булуын искә алганда, чарада күпләп катнаштылар. Мин үзем өйдән-өйгә йөрмәдем, контролер булып эшләдем. Санаучылар йөреп мәгълүматны көн дә кич безгә китереп хисап бирде. Миңа алты санаучы беркетелгән иде. Көндезен үзем халык санын килеп узучыларны да кабул иттем. Милли мәсьәләләрдә каршылыклар булмады, ә менә социаль сорауларда ризасызлар очрады. Аеруча торакларының зурлыгын сорауга риза булмаучылар булгалады. Без аларны торакларыгызның зурлыгын киметеп күрсәтә аласыз дип тынычландырдык. Халыкның җанисәп алучыларны өйләренә бик кертәсе килми, шуңа килеп җавап бирүчеләр дә күп булды, "Госуслуги" аша да җавап бирүчеләр булды.
Милләткә килгәндә, татар, урыс, башкорт милләтләре күпчелек булды. Аларның нисбәтен әйтеп булмый, бер чама. Аннан соң марилар булды. Әрмәннәр, вьетнамнар да бар.
Бер гаиләдә хатыны – татар, ире – мари, балаларын урыс дип яздырдылар
Кызыклы гына хәлләр дә булгалады. Мәсәлән, бер гаиләдә хатыны – татар, ире – мари, балаларын урыс дип яздырдылар. Без аларга ни өчен алай итәсез дип сорау бирә алмыйбыз, чөнки бу аларның үз эше. Бер гаиләдә биш милләт вәкиле яши булып чыкты. Ире – татар, хатыны – урыс, уллары башкорт кызына өйләнгән. Бер кызлары мари егетенә, икенчесе вьетнамга тормышка чыккан.
Татарча сөйләшкән кайберәүләр "элек мин паспортта башкорт дип язылган идем", дип үзләрен башкорт дип язуны сораучылар да булды.
Без коронавирус эләкмәсен өчен чир йогудан куркып кына эшләдек, саклык чараларын күрдек. Кешеләрне битлексез якын китермәдек. Ә менә кайбер урыннарда халык санын алучыларның авырып киткән очраклары да булды, — диде Гөлшат Мөбәрәкова.
Башкортстан Татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе, республика парламенты депутаты Заһир Хәкимов җанисәп барышын күзәтү өчен эшче төркем оештырылуын хәбәр иткән иде. Аның сүзләренә караганда, халык сүлпәнлек күрсәткән:
— Эшче төркемгә нибары кырыкка якын кеше шалтыратты. Күпчелеге җанисәп сорауларына ничек җавап бирергә, сан алучы белән ничек бәйләнешкә керергә дигән кебек сораулар бирде. Җанисәп алучы тутырган мәгълүматны тикшереп булу-булмавы белән кызыксынучылар да булды. Соңгы көннәрдә халык санын алучылар килмәве уңаеннан борчылып шалтыратучылар булды. Без республика, район статистика идарәлегенә хәбәр итеп, халык исәбен алучыларны җибәрттек. Мин милли мәсьәләдә сораулар, дәгъвалар булыр дип көткән идем. Ләкин милләт күрсәтү һәм башка мәсьәләләрдә хәрәмләшүләр булуы турында сораулар булмады. Бу бик гаҗәп, — диде Заһир Хәкимов.
Социаль челтәрләрдә Заһир Хәкимовның җанисәп барышында хәрәмләшүләр булмады дип әйтүен тәнкыйтьләүчеләр дә күп булды. Алар хакимият җанисәпкә әзерлек барышында бар милләткә дә тигез шартлар тудырмауны искә алып, Заһир Хәкимовның хәрәмләшүләр булмавы, чара "объектив узсын өчен бөтен шартлар тудырылган" дип "Башинформ"га интервью бирүен хакимият җырын җырлау дип бәяли.
Шул ук вакытта Башкортстаннан хәрәмләшүләр килүе турында SERGIS оешмасы адвокатлар коллегиясе партнеры Гөлнара Сергеева белдерде. Дөнья татар конгрессы җанисәп вакытында татарларның хокукларын яклау максатыннан SERGIS оешмасы белән килешү төзегән иде. Сергеева сүзләренчә, яздыручы анкета тутырганда милләт һәм туган тел турындагы сорауларны төшереп калдыра. Кешеләр ни өчен әлеге сорауларны бирмисез дип сорагач, бу мәсьәләләр хәл ителгән инде дип җавап бирәләр. Ул мондый хәрәмәләшүләр булган Туймазы, Илеш, Бакалы, Ярмәкәй районнарын атады.
Җанисәп 2021
Русиядә җанисәп 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узды. Бу чараны оештырган Росстат белдерүенчә, беренче нәтиҗәләр 2022 елның гыйнварында игълан ителәчәк. Аннан соң акрынлап башка мәгълүмат өстәлә барачак. Милләтләр турында мәгълүмат 2022 елның октябрендә көтелә.
Җанисәп анкеталарында кешеләр үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла алды. Бу җанисәптә беренче мәртәбә бер кешегә берничә милләтне күрсәтергә мөмкинлек бирелде.
2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре нигезендә төбәкләр һәм аерым торак пунктлар турында демографик, социаль һәм икътисади белешмәләр, шулай ук илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең тормыш шартлары турындагы мәгълүмат җыелып гомумиләштереләчәк.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!