Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мин авырмыйм, үткәрегез мине!" Татарстанда QR-код тәртибе кертелде


22 ноябрьдән Татарстанда җәмәгать транспортына QR-код белән генә кертә башладылар. Русиядә мондый тәртип әлегә бердәнбер төбәктә кертелде. Кондукторлар да, юлчылар да бу яңалыкны авыр кичерә. Азатлык хәбәрчеләре иртән төрле транспортта йөреп карады һәм вазгыятьне күзәтте.

— Кызлар, QR-кодларыгыз бармы? Тикшереп тормыйм, арыдым, юлда тикшерүчеләр бар, эләксәгез, үзегез хәл итәрсез.

Сәгать 9ларга автобус кондукторы QR-кодларны һәм кәгазь сертификатларны инде тикшереп арыган иде. Иң авыры кешеләрнең иртәнге 8-9га эшкә бару вакытына туры килде. Ишекләр ачыла, кешеләр кысылып керә, үз урыннарын алырга тырыша, кондуктор башта "QR-код бармы?" дип сорый, аннары аны телефоны белән тикшерә. Дөресрәге, тырыша. Автобус юлда селкенә, кондуктор телефонны QR-кодка туры китерә алмыйча азаплана. Берникадәр шулай интегә һәм күп очракта кул селти. Озак вакыт узганга ул телефондагы нинди дә булса QR-код рәсеменә дә риза була, чөнки әле билет сатасы да бар. Ә юлчылар арта бара.

Татарстанда җәмәгать транспортында QR-код чикләүләре гамәлгә керде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:59 0:00
Теләсә нәрсә сорап башымны катырмагыз, болай да башым шартлый, QR-код юк икән, төшегез

Кондукторларның күбесе сорауларга җавап биреп тә арый. Өлкән яшьтәге ханым: "Пенсионерларның транспорт карталары эшлиме?" дип сорый керүгә үк. "QR-код булмаса, эшләми" ди кондуктор. Әмма сораулар моның белән генә бетми, кондукторларны сабырлыкта сынаган кебек: "Ә мин хастаханәгә ничек барып җитәм соң?" дигәне яңгырый. "Теләсә нәрсә сорап башымны катырмагыз әле, болай да башым шартлый, QR-код юк икән, төшегез", дип кырт кисә ул. Әби чыгып китә, ишекләр ябыла. Автобуста бер-бер артлы игъланнар яңгырый. Татарча, русча "Хөрмәтле пассажирлар! Җәмәгать транспортында QR-кодсыз йөрү тыела!" дип кисәтәләр. Ишектәге язулар исә русча гына. Бу – яңа игълан, аны ашыгып яздырганнары сизелә, ничек бар, шулай өлгерткәннәр. Муниципаль АТПларга караган автобусларда бу бар, әмма калган транспортта әлегә ишетелми, күренми. Татар теле кайгысы түгел, беренче урынга кодларны тикшерү өчен әсбапларны өлгертү куелган.

22нче маршрутта иртән кешеләр эшкә барганда ыгы-зыгы күзәтелмәде, әмма кондуктор-юлчылар арасындагы бәрелешсез булмый. "Сез кодны шулкадәр озак эзлисезме? Карагыз, күпме кешене көттерәсез!" ди яшь егеткә кондуктор ханым. "Эзлим", ди егет телефонында казынып. "Тизрәк. Нишлик соң? Безгә фәрман бирелде, без үтибез, мин сезгә билет сата алмыйм", дип кондуктор егеткә.

7нче троллейбуста да кондуктор телефоны белән кодларны тикшерә алмыйча азаплана.

Илмира исемле кондуктор
Илмира исемле кондуктор
Бөтен кешене тикшереп бетереп булмый, бу – мөмкин түгел

— Бу – яңа телефон, кичә генә тараттылар, – дип аңлата Илмира исемле кондуктор, әмма видеога сөйләргә теләми. – Азапланып беттем, ул кодларны юньләп укымый, шуңа кайчак үз телефонымны кулланам. Бөтен кешене тикшереп бетереп булмый, бу – мөмкин түгел. Шул кешеләр алдамыйлардыр дип ышанырга гына кала. Бу – өстәмә эш, безнең эш хакы артмады. Бернинди дә өстәмә түләү турында сүз дә бармый. Уртача эш хакы – 30-35 мең сум, көн саен 17 сәгать эшлибез. Болай да билет сату газап, әле менә QR-кодлар да тикшерергә тиешбез. Әле салкыннар китсә, телефоннар сүнә башлаячак. Әле иртәнге як кына, ә мин аяктан егылырлык хәлдә.

Горький паркы тукталышында торган Виктор белән Зинаида автобуска да, троллейбуска да утыра алмый. Алар керә, аларны кире чыгаралар. Виктор моның белән килешми, кондукторларның куып чыгарырга бернинди дә хокукы юк, бу канунны бозу дип саный ул. Хатыны да, үзе дә вакцина ясатмаган. Ясатырга да җыенмый. "Хатыныма вакцина ярамый, ә мине мәҗбүриләгәнгә күрә принципиаль ясатмаячакмын", дип аңлата.

Виктор һәм Зинаида
Виктор һәм Зинаида
Ник Татарстанда гына бу галәмәт

— Мине берничек тә, беркем дә мәҗбүр итә алмый, бу – Конституциягә каршы. Ник Татарстанда гына бу галәмәт? Автобуска утыртмаска да, куып чыгарырга да берсенең дә хокукы юк. — дип аптырый ул. — Йә җәяү, йә машинада йөриячәкмен. Татарстан кешеләрне ник авыр хәлгә куя? Эшсез калдырырга телиме? Ниндидер вәхшилек бу.

Алар ахыр чиктә такси чакыртты. Сүз уңаеннан, бүген таксиларның бәясе бермә-бер артты. Автобуска утырмаучылар булачагын һәм транспортның тикшерүләр аркасында озак йөриячәген, соңга калулар булачагын истә тотып такси хезмәте дә форсаттан файдаланып калмакчы.

Казан метросында тикшерү автобус, троллейбусларга караганда катырак иде. Тимер электрон ишекләр янында полиция дә, метро хезмәткәрләре дә, өстәмә яллаган кешеләр дә телефон белән тора. Алар барысы да QR-код тикшерә. Кешеләр шуннан соң гына түләү урынына керә ала. Иртәнге якта монда да тыгымнар хасил булды.

"Мин чирләмим, менә сертификат, эшкә соңга калам" дип сертификатын күрсәтә ир кеше
"Мин чирләмим, менә сертификат, эшкә соңга калам" дип сертификатын күрсәтә ир кеше
Мин чирләмим, менә сертификат, эшкә соңга калам

— Мин чирләмим, менә сертификат, эшкә соңга калам, — дип сертификатын ачып күрсәтә ир кеше һәм тимер капкадан узасы килүен әйтә, тикшерүчеләр аны уздырмый. — Вакцинаны 28 октябрьдә ясаттым, икенчесенә әле чират килеп җитмәде. Нишләтим соң миндә QR-код булмагач? Бирмиләр миңа! Аңлагыз сез дә. Мин эшкә соңга калам.

Башта аралашу тикшерүчеләр арасында бара, аннары полиция хезмәткәре кушыла, ул кешегә башка җәмәгать транспортыннан файдаланырга тәкъдим итә. "Мине башка транспортка утыртмаячаклар бит!" дип ярсый башлый юлчы. Ул да конституцион хокуларын искә ала, әмма аны ишетүче юк. Үтеп баручы әби ирне хуплап, "Дөрес, бу башбаштаклык тукталырга тиеш!" дип сүзгә кушыла.

Хакимият бу чаралар белән кешеләрне вакцина ясатуга этәрә, әмма җәмәгатьчелекнең бер өлешендә бу каршылык тудыра. Беренче вакцинасын ясатып, икенчсенә чират җитмәүчеләр бар. Кешеләр эшкә йөрүнең төрле ысулларын таба. Telegram, WhatsApp-та машинада кешеләрне кирәкле урынга илтеп кую төркемнәре барлыкка килде. Кешеләр бер-берсенә ярдәм итә башлады.

— Сеңлемнең QR-коды юк. Дөресрәге, беренчесен ясатты, икенчесен ясатырга өлгермәде. Димәк, кәгазь булмагач, ул бүгенге җәмгыятьтә өрәккә әйләнә дигән сүз. "Эшеңә ничек барып җитәргә җыенасың?" дип шалтыраттым. "Хезмәттәшем тукталыштан алып китә. Аны көтеп торам", диде. Кичтән кешеләр чатларда кем ничек эшкә бара, кемне алып барырга дип сөйләшкәннәр, — дип сөйли журналист Чулпан Галиәхмәтова. — Интернетта кешеләрнең бер-берсенә ярдәм итүе турында язалар. Бер-береңә ярдәм итү, берләшүгә китерә. Ә халыкның берләшүе хакимияткә куркыныч. Әлеге QR-кодлар "истериясен" әнә шулай берләшеп кенә җиңеп була. Күргәнсездер, бүген иртән президент Рөстәм Миңнехановның традицион "Хәерле иртә"сенә күпме комментар яздылар. Аларны бетерә дә бардылар, әмма кешеләр ачулы сәламнәрен яза торды.

Русиядә бөтен яңалыкның Татарстаннан башланганын беләбез. Пилот республика, Татарстанга кертәләр дә халык реакциясен карыйлар. Халык эндәшми икән, ул тәҗрибә бөтен Русия буенча кулланыла башлый. QR-кодлар белән дә шулай булачак. Транспортка QR-кодлар белән генә утырту шәхсән миңа кагылмый. Әмма мондый мәҗбүриләү, кешеләрне авыр хәлдә калдыру да дөрес түгел.

Татарстан АТПлары QR-кодларсыз йөрү өчен штрафларны җәмәгать транспортында йөртүне тәэмин итүче ширкәтләргә түгел, ә пассажирларга салуны сорап хөкүмәткә мөрәҗәгать итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG