22 ноябрьдән Татарстанда җәмәгать транспортына QR-кодлар белән генә кертә башладылар. Мондый кодлар коронавируска каршы вакцина кадатканнарга яки әлеге чир белән авырып терелгәннәргә генә бирелә. Сәламәтлеге сәбәпле вакцина кадата алмаганнарга махсус белешмә бирелә.