Татарстан Дәүләт шурасы президент атамасын бетерүче федераль канун өлгесенә 18 төзәтмә тәкъдим итте. Депутатлар бертавыштан әлеге үзгәрешләрне хуплады.
Парламент әзерләгән төзәтмәләрне депутат Альберт Хәбибуллин тәкъдим итте. Ул төбәк җитәкчеләренең атамасын үзгәртү турындагы маддәне тулысынча төшереп калдыруны сорыйбыз диде. Бу Русия Конституциясенә, дәүләтнең федератив демократик төзелешенә каршы килә дип белдерде.
"Татарстанда президент вазифасы Русия белән бер вакытта – 1991 елның 12 июнендә барлыкка килде. Беренче президентны халык тавыш бирү юлы белән сайладык. Бу Русия Конституциясе кабул ителгәнчегә кадәр Татарстан халкы тарафыннан расланды.
Башка атама бирү тарихи һәм милли традицияләрне исәпкә алмый. Бу мәсьәләне Татарстан халкы фикерен белешми башкарып булмый.
Президент атамасын саклап калу Русиянең ачык булуын күрсәтергә ярдәм итәчәк
Русия һәрвакыт татарны төрки телле һәм гарәп-мөселман дөньясы белән элемтәләрне ныгытыр өчен кулланган. Әлеге халыкларның менталитетын, тышкы сәясәт һәм икътисадны исәпкә алып, президент атамасын саклап калу Русиянең ачык булуын күрсәтергә ярдәм итәчәк", диде ул.
Татарстан депутаты Марат Галиев Думада унитар дәүләт яклы кешеләр күбәюен әйтте. Аның сүзләренчә, Татарстанны сепаратизмда гаепләү - ахмаклык.
"Русиянең географик харитасына карау да җитә. Татарстан – Русия эчендә утыра. Нинди сепаратистлар турында сөйләргә була? Татарстанның югары технологияле икътисады бүген бөтен Русия белән кооперацион элемтәдә тора. Изоляция турында уйлау - бөтенләй ахмаклык.
Президент исемендә аерма бар. Халыкара практикада президент – ул республика төзелеше булган башкарма хакимиятнең төп вазифадагы заты. Республика очраклы рәвештә генә президент исемен алмады. Бу халыкара хокукый практика кысаларында эшләнде", диде ул.
Депутат Николай Рыбушкин Русия Конституцион мәхкәмәсенә әзерләнергә чакырды.
Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге атаманы референдум аша хәл итеп кенә булачагын әйтте. Ул төзәтмәләрдә китерелгән аңлатмада бу турыда язылуын белдерде.
"Барлык сәяси фиркаләр белән эшләдек. Мин ЛДПР фракциясе вәкилләрен кабул иттем. КПРФта безнең егетләр эшләде. "Бердәм Русия" фиркасе каршы тавыш биргән безнең депутатлар белән аралашты. Бу төзәтмәләрне Думага акыллы итеп үткәрергә кирәк. Мин Русия думасы җитәкчелеге, хокук идарәсе белән киңәшләтем", диде ул.
Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстан төзәтмәләре башка төбәкләр тәкъдимнәре белән бергә каралырга тиеш түгел. Аны президиумда аерым карарга кирәк. Шул максаттан Татарстан депутатлары Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдиновка республика парламенты исеменнән чыгыш ясау хокукы йөкләде.
Президент атамасын саклаудан тыш Татарстан парламенты федераль канун өлгесенең 13 маддәсенә тәзәтмәләр тәкъдим итә. Шул исәптән федераль хакимият субъектларның башкарма хакимияте эшен оештыруда катнашуны кире кактылар. Татарстан Дәүләт шурасы 18 төзәтмәне бертавыштан хуплады.
Президенты атамасы өчен көрәш. 2021 ел
- 2021 елның сентябрь ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесе кертелде. Ул төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны мәҗбүр итә. Канун өлгесен Русия думасының һәм Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас кертте.
- 25 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы тавыш бирде.
- Дума канун өлгесен 9 ноябрьдә беренче укылышта карады. Беренче укылышта канун өлгесенә каршы тавыш биргән Русия Думасының Татарстаннан булган депутатлары документның икенче укылышына төзәтмәләр әзерли. Шул ук вакытта Татарстанның Дәүләт шурасы үз тәкъдимнәрен әзерләячәк диелгән иде.
- 12 ноябрь көнне Татарстан Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты төбәк хакимияте турында канун өлгесенә төзәтмәләрне хуплады. Төзәтмәдә төбәк җитәкчесенең вазифасы атамасы "аның халкы ихтыяры һәм төбәкнең тарихи, милли яки башка традицияләрен исәпкә алып", төбәк конституциясе тарафыннан билгеләнә диелә.
- Татарстан президенты атамасын үзгәртүне күзаллаган федераль канун өлгесе быелның декабрендә кабул ителергә мөмкин.
- Русиядә президент атамасы төбәк җитәкчеләре арасында Татарстанда гына калды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!