Русия туроператорлары ассоциациясе (АТОР), Яңа ел бәйрәмнәре якынлашуга да карамастан, Казанга туристлар агымы 60 процентка кимүен белдерде.
"Мөстәкыйль туризм сегментында Яңа ел Казанына ихтыяҗның кимүе 60 процент дип бәяләнә. Туроператорлар исә узган ел белән чагыштырганда, быел сатудагы тискәре динамиканы – 20 процент дип бәяли.
Шул ук вакытта, ассоциация искәртүенчә "туристларны чартерларда озатучы ширкәтләрнең сатулары яхшы бара: түбән бәяләр һәм кызыклы програмнар үз эшен эшли".
Җирле туризм эшмәкәрлеге, кызыксыну кимүгә күпчелек җәмәгать урыннарына һәм шәһәр транспортына бары тик QR-кодлар белән генә керү тәртибе булуы сәбәпче дип саный, дип искәртә АТОР.
11 октябрьдән Татарстанда гомуми туклану биналарына, сәүдә үзәкләренә, фитнес үзәкләргә һәм халык күп йөргән башка урыннарга QR-кодлар белән генә кертү тәртибе гамәлдә.
22 ноябрьдән QR-кодлар транспортта да кулланылышка кертелде.
Күптән түгел Татарстанның ресторан хуҗалары QR-кодлар тәртибе ке ртелгәннән соң 200 миллион сумнан артык керемен югалтуын хәбәр иткән иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!