Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хастаханәләренә 1,2 мең табиб җитми


Быел 1,7 мең табиб эштән киткән. 

Татарстанда 1,2 мең табибка кытлык бар. Бу хакта 15 декабрьдә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

"Быел безгә 1 858 табиб эшкә килде, 1 700 табиб эштән китте. Китүчеләрнең күбесе пенсия яшендә. Шулай ук бер өлеше башка төбәкләргә һәм шәхси медицина оешмаларына күчә. Соңгы ике елда пенсия яшендәге 700 табиб эштән китте. Шул ук вакытта аларның 25 проценты кире кайтты", диде ул.

Хәзер Татарстан медицина оешмаларына 1,2 мең табиб җитми. Аеруча амбулатор-сырхауханә тармагында зур кытлык бар. Анда 810 белгечкә ихтыяҗ күзәтелә.

"Амбулатор-сырхауханә өлкәсенә лор, психиатр, дерматовенеролог кирәк. Кайбер районнарда терапевт һәм педиатрларга кытлык бар. Стационар хастаханәләрдә анестезиолог, реаниматолог, патологоанатом, неонатологлар җитми. Кайбер районнарда физиатр табиблар кирәк", диде Фатыйхов.

Октябрь аенда Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы ординатор, студентларны медицина оешмаларына җәлеп итә башлаган иде. Алар ковид һоспитальләрдә дә эшләячәк диелде. Шулай ук министрлык пенсиягә чыгып ялга чыккан табибларга өмет итүен белдерде. Узган ел пандемия вакытында, башка еллар белән чагыштырганда, эштән китүче пенсия яшендәге медицина хезмәткәрләре күбрәк булган.

Эш тәкъдим итүче HeadHunter сервисы мәгълүматына күрә, 9 ай эчендә Татарстанда табибларга якынча 3 мең вакансия ачылган, 2021 елда республикада медицина хезмәткәрләренә ихтыяҗ 84 процентка арткан.

Бүгенгә Татарстан медицина оешмаларында 56 681 кеше эшли. Бу – 14 мең табиб, 37 мең урта медицина хезмәткәре, 5 мең кече медицина хезмәткәре.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG