Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актаныш вакыйгасы: татарларның тәрегә мөнәсәбәте


Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Татарстан митрополиты Кирилл
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Татарстан митрополиты Кирилл

Актаныш зиратында булган вакыйга артында ниләр тора? Татарстанда динара мөнәсәбәтләр нинди хәлдә? Галимнәр фикерләрен сораштык.

Актаныш зиратында кабер өстенә куелган тәрене кисеп ташлау вакыйгасы зур шау-шуга әверелеп, район һәм республика чигеннән чыгып, федераль дәрәҗәгә үк күтәрелде. Кем бихабәр калды, хәлләр болайрак: 27 сентябрьдә Виктор Смирнов җәсәде Актаныш зиратында җирләнә. Аның хатыны татар, Актанышның Такталачык авылыннан Римма Смирнова. Ире син җирләнәсе урында ятарга телим дигәч, хатыны, туганнары аның васыятен үти. Кабер дә казыла, тәре дә куела. Урыс кешесе бит, христиан динендә. 9 октябрь алар кабергә янә килә һәм кисеп ташланган агач тәрегә тап була. һәм шуннан китә мәрәкә – прокуратурага, район хакимиятенә мөрәҗәгать итү, мәсьәләне ачыклау. Җинаять эше ничек ачылган булса, шула ябыла да. Римма Смирнова зират татарныкы да, мөселманныкы да түгел, ул – җәмәгатьчелек урыны, ягъни анда теләсә кайсы диндәге кеше җирләнә ала дип белдерә һәм аңа зират кешеләре ирен җирләргә рөхсәт итүен аңлата.

Актаныш мөхтәсибе Руслан Мортазин Интертат газетына Актаныш зиратында әлегәчә мөселманнар гына җирләнгән, берничә урыс кешесенең кабере бар, әмма аларның каберендә кечкенә тәре рәсеме генә бар һәм алар эчтерәк якта урнашкан дип сөйләгән. Имам әйтүенчә, мәрхүмнең православие динендә булганын алдан ук әйтмәгәннәр. Алдан кисәктән булсалар, урынын билгеләп, мәсьәлә бар якны да килештергән кебек хәл ителер иде дип аңлаткан.

Буласы булган, хәлләр куанычлы түгел. Дөрес, бу вакыйганы федераль медиаларга кадәр җиткерүне махсус оештырылган провокация дип фаразлаучылар да бар. Күп кенә Telegram каналлар бу вакыйганың саф татар җирендә булуына, татар телле мөселманнар яшәүчеләргә, Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов биредә район башлыгы булуына басым ясап язмалар да, ялт-йолт чыкты. Актанышта радикаллар бар, татарлар тәреләрне яратмый дигән иҗтимагый фикер таралды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыгын шелтәләде, һәм Энгел Фәттахов зираттагы бу хәлне "хулиганлык" дип атады, христиан динендә булган кешене Актанышка алып кайтып җирләгән туганнарыннан гафу үтенде.

Сабак алынды. Барсына да камчы эләкте бугай. Актаныш җирлегендә яшәүчеләрнең зур күпчелеге, чыннан да, татарлар һәм аларның күпчелеге ислам динендә. Бер мари һәм юкка чыгып баручы бер урыс авылы бар. Район үзәгендә бер генә зират. Христиан динендәгеләрне кайда, ничек җирләргә дигән мәсьәлә дә әлегә кадәр тумаган. Күпчелек татарлар булгач, элекке гадәт белән эш ителгән. Тәре киселүе гадәттән тыш хәл. Галимнәр бу татарга хас түгел дип әйтә.

Татарлар өчен зират – мөһим урын һәм гасырлар дәвамында һәрберсе үз җирлекләрендә тәртип сакларга тырыша дип аңлата социологлар, әмма алар да Актаныштагы хәлне гадәттән тыш дип саный. Тәреләрне кисү татарга хас түгел, татарлар үтә дә сыгылмалы, толерант ди алар һәм моңа кадәр Татарстанда татар авылларында мондый очраклар булмады дип искәртә. Әмма кайбер очракта татарлар үз гореф-гадәтләренә үзгәрешләр кертүне авыр кабул итә дип аңлаталар.

Мәрҗани исемендәге тарих институты галимнәре Татарстандагы тарихи гыйбадәт урыннарын өйрәнгән иде. Төрле милләт һәм дин кешеләре йөргән Биләр җирлеге дә тикшерелгән. Биредә мөселманнар да, христианнар да, тәңречеләр дә, мәҗүсиләр дә үз гыйбадәтләрен иркен башкара, берсе дә бу җир безнеке дип бүлешми. Ул – уртак изге урын һәм мондый урыннар республикада шактый. Берсенең дә бер-беренә дәгъвәлары тумый һәм бу озак еллар дәвам итә. Әмма татарлар әле дә күпләп укмашып яшәгән, милли мохит сакланып калган җирләрдә тәреләр кую, суны "изгеләштерү", татар авыллары урнашкан җирдә рөхсәтсез яңа кечкенә часовнялар урнаштыруны татарлар авыр кичерә дип аңлата социологлар.

Татарлар моны үз территорияләрендә яңалык кертү, ассимиляция, диннән, телдән, гореф-гадәтләрдән аеру дип кабул итә һәм яңа христиан корылмаларына каршы чыгу аларның үз яшәү рәвешен саклау режимын кабызу дигәнне аңлата, ди алар. Галимнәр фикеренчә, кешеләр андый чараларны халыкның гасырларча килгән тормышын үзгәртергә теләү, ят әйбер дип кабул итә. Татарстанда динара мөнәсәбәтләр без бергә, бер-беребезне хөрмәт итәбез, ләкин аерым яшибез дигән принципка корылган. Әгәр дә башка дингә караш тискәре булса, бүгенге көндәге кебек, Татарстанда толерант җәмгыять була алмас иде, дигән фикердә социологлар.

Галим Фәйзелхак Ислаев татар күндәм халык, әмма үз җирлегендә үз кануннарын кертүне кабул итми ди. Көчләп чукындыру чорын тирәнтен өйрәнгән тарихчы татарның тәрегә ят итеп каравы аңлашыла торган нәрсә, әмма Актаныш зиратында булган вакыйгаларга гап-гади гореф-гадәтләрне белмәү яки санлашмау сәбәрче дип аңлата.

Фәйзелхак Ислаев
Фәйзелхак Ислаев

— Кабердән тәрене алып кую, кисү – ямьсез күренеш , аны башкача хәл итү кирәк иде. Кабер бар, тәре куелган бит, аның туганнарына киселгән тәрене күрү күңелсез булуы аңлашыла. Дөрес гамәл түгел бу. 100 процент мөселман татар яшәгән авыл зиратында тәре торырга тиеш түгел дип санарга да мөмкин татар кешесе, чөнки ул аның өчен көтелмәгән нәрсә, аңлашылмый. Бу – татар, мөселман зираты дип кабул итә ала. Тирән уйламыйча тәрене ала, кисә. Әмма татар авылы зиратына башка диндәге мәрхүмне җирләр өчен рөхсәт сорамау, киңәшләмичә эш итү, башкаларның гореф-гадәтләрен исәпкә алмыйча эшләү дөресме? Җаваплылык бит кайтарып җирләүчеләрдә дә бар, – ди ул. – Һәм мин моны махсус оештырылган провокациягә дә охшатам. Наданлыктан да килә ала мондый хәлләр. Мондый хәлләр гадәттә һәр авылда килешеп эшләнә, теләсә кайда да килешенә. Урыс зиратына мөселманны сорамыйча җирләмәгән кебек, бар җирдә дә тәртип бар һәм ул гасырлар буена сакланды. Зиратлар аерым булды, христиан динендәге кешеләргә аерым, мөселманнарга аерым җир бүленде. Бер зират икән, башка диндәге кешеләргә аерым бер урын аерыла. Татар авылын гына гаепләп калдырып булмый, аклау да дөрес түгел, әмма аның тарихи нигезен белергә кирәк.

Ислаев фикеренчә, тәрене ят итеп кабул итү тарихи вакыйгаларга бәйле.

— Ислам дине – башкалар белән чагыштырганда, яшь дин һәм аның христиан, иудаизм диннәре белән каршылыгы урта гасырлардан ук килә. Тәре яулары булган, аларның максаты – үз диннәрен җәелдерү. Ислам дине барлыкка килеп, ул да тарала башлый, гаҗәеп зур тизлектә башкарыла ул, христианнар моңа юл куймаска тырыша. 1453 елда мөселманнар Констатинопольне басып ала, православие үзәге юкка чыга, Русь исә үзен өченче Рим дип игълан итә, – дип аңлата тарихчы. – Русь кенәзлегенең дә максаты – православиене тарату, исламны бастыру. Казан ханлыгын яулауның максаты да шул була. Бөтен чыганакларда шул ярылып ята. Казанны яулап алу татарларга, Идел буе халыкларына бер фаҗига, әмма Мәскәү аның белән туктамаган, ул бит көчләп чукындырырга теләгән һәм моны тормышка ашырган да. Бу гасырлар буена дәвам иткән. Көчләү, яндыру, үтерү, җәзалау, акча, җир белән алдау – бөтен ысуллар кулланган. Әмма авыр сынауларны үтеп тә, ниндидер могҗиза белән татар үз динен саклап кала алган.

Кызганыч, моны аңлату, тарихи сәбәпләрен ачыклап сөйләшүләр дә юк

Әйе, бу – көрәш, меңнәрчә корбан аша ирешелә. XVI, XVII гасырларда баш күтәрүләр булган, күпме кеше үтерелгән. Тәре, хач ул кан, көчләү, буйсындыру белән бәйле һәм татарларның хач, тәрегә карашы, әлбәттә, башкалардан аерыла. Бу – табигый. Телдә "карт тәре", "чукынган" дип әрләү, хурлау сүзләре дә түшәмнән алынмаган. Болар – татарның иң ачулы сүзләре, көчләп чукындыру аркасында туган реакция. Аларның телдә сакланып калуы да аңлашыла. Кызганыч, моны аңлату, тарихи сәбәпләрен ачыклап сөйләшүләр дә юк. Татар барысын да тышка чыгарып сөйләми. Холкы шундый, әмма ризасызлыкны эчендә сакларга мөмкин.

Юл буенда тәреләр кую, христиан билгеләре урнаштыру, суны "изгеләштерү" дә башка кешеләргә карата хөрмәтсезлек, әмма мөселманнар тарафыннан каршы чыгуны ишетмәдем дә, күрмәдем дә. Татарлар аны кабул итми, әмма дәшми. Эченә бикли дә куя.

Кемгәдер кайбер гамәлләр рөхсәт ителә, кемгәдер – ярамый

Гасырлар узган булса да, халык хәтере, үзаң дигән төшенчә бар. Күпме вакыт узса да, көчләп чукындыруны белмәгән буыннар барлыкка килсә дә, ул хәлләр буыннан буынга күчә, кешеләргә тәэсир итә. Бу – бер. Икенчедән, Русиядә сәясәт шундый: әледән әле урыс булмаган халыкларны, сез кем әле шулкадәр, урыныгызны белегез дип күрсәтеп торалар. Русия конституциясендә барысы да ал да гөл, матур, дөрес, гадел сүзләр язылган, барысы да тигез, ә де-факто бит киресе. Праваслав дине дәүләт дине дәрәҗәсенә күтәрелде. Кемгәдер кайбер гамәлләр рөхсәт ителә, кемгәдер – ярамый. Дәүләт тарафыннан ике төрле караш халыкларга. Моны бит кешеләр күрә.

Этнограф Дамир Исхаков Актаныштагы хәл аңлату эшләре алып барылмавы белән дә бәйле дип саный.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

— Символик территория дигән төшенчә бар. Сөембикә манарасына ярымай куелганда Благовещен чиркәве тәреләре аста каламы дигән курку да бар иде. Аны хәтта Борис Ельцинга да җиткергәннәр иде. Зиратлар да – символик урыннар. Җир күп, бүлешеп ятарга кирәкми, аңа кытлык юк дип саныйм, бигрәк тә авыл җирендә. Христиан һәм мөселман зиратлары аерым булырга тиеш, Актанышта моңа кадәр мондый хәлләр булмаганга күрә, яңалык булган. –​ ди галим. –​ Мәсьәлә катнаш никахлар белән катлаулана. Хатын белән ир бергә җирләнергә тели, ә ахыр чиктә икесе дә ике төрле диндә булырга мөмкин. Шуннан низаг туа. Кайда җирләргә? Катнаш никахлар бар, бу – безнең җәмгыятьнең күренеше. Диннәр тәэсире көчәя. Иманым камил, әгәр дә авылга мәетне кайтарганда бу – фәлән кешенең ире яки хатыны дип аңлату булса, берсе дә каршы килми татарларның. Ул төрлесен кабул итә. Әмма киңәшләмичә эш итүне кем дә яратмый, кем дә кабул итми.


​2016 елда Казанның Яңа татар зиратында йөзләп кабер ташы җимерелгән иде. Ул чакта композитор Салих Сәйдәшевнең һәм башка күренекле шәхесләрнең кабер ташлары җимерелде, мәсхәрәләнде.​ Әмма ул хәл Татарстанда да бик тиз онытылды, федераль мәгълүмат чараларын да кызыксындырмады.

Әгәр әсезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG