Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Клишас-Крашенниковның төбәк хакимияте турындагы канунын кабул итүгә карата фикер белдерде, әлеге канун аерым алганда губернаторларның рәттән ике мөддәттән артык төбәк башлыгы вазифасында калуын тыюны гамәлдән чыгара һәм төбәк башлыкларына "президент" дип аталуны тыя.
"Канун кабул ителде инде. Безнең парламентның карашы билгеле иде. Бер-беребезне ишетергә өйрәнергә тиешбез. Конституцияне үзгәртү эшләре барган чакта комиссия оештырылган иде, дәрәҗәле кешеләр күп иде, миңа калса, бу процедура бик уңай узды. Ә бу канунга килгәндә... Безнең депутатлар гына түгел бит анда... Хәер, әгәр шул ук Клишас безнең парламентка килсә, очрашса, аңлатса, бу караш башка булыр иде дип уйлыйм. Без канунга буйсына торган кешеләр. Әмма шулай килеп чыкты – тавышыбызны ишетмәделәр", дип белдергән Миңнеханов журналистлар белән еллык очрашуда.
Төбәк министрларын федераллар белән килештерергә кирәклеге турында сөйләгәндә Миңнеханов министрларның килештерелүе хәзер дә булуын әйткән.
"Федераль министр барысы өчен дә җавап бирә. Ул безнең белән намзәтне килештергән вакытта барлык бу систем эшләячәк дип үз өстенә җаваплылык ала", дип белдергән Татарстан президенты һәм бу мәсьәләнең республика өчен "авырткан урын түгеллеген" искәрткән.
"Безнең федераль хезмәттәшләрдән күп нәрсә таләп итә алачакбыз", дигән Миңнеханов.
- 2021 елның сентябрь ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесе кертелде. Ул төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны таләп итә. Канун өлгесен Русия думасының һәм Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас кертте.
- 25 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы чыкты.
- Канун өлгесен Ферерация шурасы раслады һәм Русия президенты имзалады. Каннуның Татарстан президенты атамасын бетерү турындагы, төбәк парламентларына һәм хөкүмәтләренә караган маддәләре 2022 елның 1 июненнән гамәлгә керә. Кайбер маддәләр 2023 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
- Русиядә президент атамасы төбәк җитәкчеләре арасында бары Татарстанда гына калган иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!