Accessibility links

Кайнар хәбәр

Совет империясенең җимерелүенә китергән протестлар

1980нче еллар ахырында ахырына табар Совет берлеге республикаларында, шулай ук ул вакытта Русия совет социалистик республикалары федерациясендә автомомия статусына ия булган Татарстанда да бәйсезлек хәрәкәтләре кисәк көчәеп китә. Халыклар ватандашлар сугышы нәтиҗәсендә 1922 елда төзелгән Совет берлегеннән бәйсез булырга тели.

Кайбер протест чаралары тыныч узса, Мәскәү кайбер республикалардагы бәйсезлек хәрәкәтен гаскәр белән бастыру омтылышы ясап карый. 1991 елның 19-21 августында Гадәттән тыш вазгыять дәүләт комитетының (ГКЧП) Совет берлегендә хакимиятне үз кулына алып, демократик процессларны туктату омтылышы республикаларның бәйсезлек омтылышын тагын да көчәйтеп җибәрә.

1991 елның 25 декабрендә Совет берлеге президенты Михаил Горбачев вазифасыннан китә. Совет берлегенең юкка чыгу көне дип рәсмән 26 декабрь санала. Нәтиҗәдә 15 бәйсез ил барлыкка килә. Татарстан Мәскәү белән мөнәсәбәтләрдә үз вәкаләтләрен арттыруга ирешсә дә, татар бәйсезлек хәрәкәтенең өметләре акланмый.

Азатлык Совет берлегенең җимерелүенә китергән, бәйсезлек таләп итүче урым җыеннары күренешләрен тәкъдим итә.

XS
SM
MD
LG