Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Джелял һәм абыйлы-энеле Ахтемовлар эше прокуратурага җибәрелә


Нариман Джелял
Нариман Джелял

Адвокат Николай Полозов сүзләренчә, тикшерү Нариман Джелялны гаепләүдә объектив дәлилләр китерми, исемнәре яшерелгән өч шаһитнең сүзләренә генә таяна.

"Газүткәргечтә диверсия" турындагы эш нигезендә Кырымда кулга алынган кырымтатар сәясәтчесе һәм активисты Нариман Джелял, кырымлы Асан һәм Азиз Ахтемовлар, шулай ук аларның адвокатлары җинаять эше материаллары белән танышып бетерүләре турындагы беркетмәне имзалаган. Хәзер тикшерү гаепләүне Русиянең Кырымдагы прокуратурасына җибәрәчәк, дип хәбәр итә адвокат Николай Полозов.

"Нариманны гаепләүләренә килгәндә, тикшерү таба алган һәм эш материалларында беркеткән барлык дәлилләр – материаль һәм объектив түгел, нибары беркемгә билгеле булмаган затларның – яшерен өч шаһитнең сүзләре генә", дигән Полозов һәм җинаять эшен тикшерү тәмамлануын искәрткән.

Адвокат Джелялның "гаебе турында тикшерү башка бернинди дә дәлилләр китермәвен" белдергән.

"Дәлилләр юк – аларны ниндидер затларны яшерү процедурасы аша барлыкка китерәләр, бу затларның күрсәтмәләренең дөрес булуын тикшерү бөтенләй мөмкин түгел. Һәм нигә тырышырга ди – тикшерүчеләрнең гамәлләренә мәхкәмә күзәтүе юк диярлек, прокуратура күзәтүе турында әйтмим дә инде", дип белдергән яклаучы.

Ползов яклау тарафының барлык "кирәкле үтенеч мөрәҗәгатьләрен, шул исәптән эшне туктату турындагысын да" белдерүен, "әмма тикшерүнең аларны канәгатьләндерергә теләве икеле булуын" искәрткән.

"Нариманда системга карата бернинди иллюзияләр юк, шулай да ул дөреслек һәм гаделек өчен көрәшергә ниятли. Үзе өчен түгел, безнең барыбыз өчен дә. Шулай ук ул бөтен кешегә зур сәлам тапшыра һәм күңел төшенкелегенә бирелмәүләрен тели", дигән адвокат.

22 декабрьдә Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе Кырымтатар Мәҗлесе* башлыгының беренче урынбасары, активист һәм сәясәтче Нариман Джелялны, шулай ук кырымтатар активистлары Азиз һәм Асан Ахтемовларны 2022 елның 23 февраленә кадәр сак астында калдырырга дигән карар чыгарды, алар "газүткәргечтә диверсия" кылуда гаепләнә.

15 декабрьдә адвокат Николай Полозов, Русиянең Кырымдагы куәт оешмалары вәкилләренең Ангара авылындагы "газүткәргечтә диверсия" турындагы эшне беренчел тикшерүне тәмамлавы турында хәбәр иткән иде, Нариман Джелялга тагын бер гаепләү өстәделәр.

8 ноябрьдә Джелялга шартлаткыч җайланма контрабандасы турында гаепләү белдерделәр.

Сентябрь башында Русия хокук саклау оешмалары Акмәчеттә кырымтатарларда тентү уздырды, нәтиҗәдә биш кеше тоткарланды. Журналист, җәмәгать эшлеклесе Нариман Джелял шуларның берсе иде. Бертуган Асан һәм Азиз Ахтемовларны диверсиядә, ягъни белә торып Ангара авылындагы газүткәргечкә зыян салуда гаепләделәр.

ФСБ фаразына күрә, август ахырында украина күзләве кушуы белән кырым татарлары "Крымгазсети" оешмасының газ үткәргечен шартлаткан. Шул ук вакытта газ оешмасының мөдире Сергей Тарасов газ җибәрүдә тоткарлыклар булмады дигән иде.

2014 елның язында Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, җәмәгать активистлары, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Мәҗлес* әгъзалары, шулай ук Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләрдә шикләнелүче кырым мөселманнарында тентүләр уза. Кырым татарларының күбесе Кырымны Русиягә кушуларына каршы чыккан иде.

Хәзерге вакытка йөздән артык кырымтатар колонияләрдә, яки тикшерү изоляторларында тотыла. Күп очракта аларны эстремизмда гаеплиләр.

*2016 елда Русия хакимиятләренә буйсынган Кырым Югары мәхкәмәсе Кырымтатар мәҗлесен экстремист оешма дип тапты һәм Русиядә аның эшчәнлеген тыйды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG