7 декабрь Азатлык 2021 елга йомгак ясау максатыннан ел шәхесен сайлауны башлап җибәрде. Тавыш бирү Азатлык сайтында, Вконтакте һәм Telegram төркемнәрендә барды. Шулай ук Instagram-да язылган тавышлар да саналды. Сораштыру 29 декабрь тәмамланды.
Исемлекне Азатлык редакциясе тәкъдим итте. Әлеге исемлеккә быел татар-башкорт дөньясы тормышындагы гамәлләре белән киң танылган, яки җәмәгать фикеренә нык тәэсир ясаган, шул сәбәпле Азатлыкның үзендә дә исемнәре еш кабатланган кешеләр керде.
Ел шәхесе сораштыруы һәрвакыт күп игътибар җәлеп итә, әлеге язма да елның иң күп укылганнары арасында булды, укучыларыбыз күпсанлы фикерләрен дә калдырды. Барлык платформаларны да санаганда, сораштыруда барлыгы 2,1 меңнән артык укучы тавыш бирде. Гомум нәтиҗә чыгарганда, без дүрт платформа тавышларын бергә кушып, гомум процентларны санап чыктык. Сайтта 926 кеше, Telegram-да 719, Вконтакте-да 480 кеше тавыш бирде.
Азатлык укучылары иң күп тавышны танылган галим, тарих фәннәре докторы, Милли шура әгъзасы Дамир Исхаковка бирде. Җанисәп узган елда бу җиңү очраклы түгелдер, галим бу мәсьәләдә шактый активлык күрсәтте, ул төбәкләргә йөрүче, җәмәгатьчелек белән эшләүче иң актив кешеләрнең берсе булды. Моннан тыш Дамир Исхаков быел Русия думасына сайлауда да катнашты, әлеге мөнбәрне федераль дәрәҗәдә милли мәгариф, федерализм, республикалар хокуклары мәсьәләләрен күтәрү өчен кулланды.
Дамир Исхаковка барлыгы 723 кеше тавыш бирде, бу барлык платформаларда 32,92% тәшкил итә. Галим сайтта һәм Вконтакте сораштыруында беренчелекне яулады.
Ә менә Telegram-да укучыларыбыз өстенлекне активист Ольга Мисикка бирде. Бөтен платформаларда аңа 280 кеше тавыш бирелде (12,75%), бу – икенче урын. Өченче урында 242 тавыш белән (11,02%) башкорт активисты Таһир Вахитов.
Башка күп тавыш җыйган шәхесләргә килгәндә, Фирдүс Тямаев 221 тавыш (10,06%)җыйды. Спортчы Камилә Вәлиевага 209 тавыш (9,51%) бирелде. Ә менә башта сайтта лидер булган журналист Михаил Любимов өчен соңрак тавыш бирүләр кимеде, ул нәтиҗәдә 195 тавыш (8,87%) җыйды.
Гомуми нәтиҗәләр түбәндәгечә:
- Дамир Исхаков – 723 (32,92%)
- Ольга Мисик – 280 (12,75%)
- Таһир Вахитов – 242 (11,02%)
- Фирдүс Тямаев – 221 (10,06%)
- Камилә Вәлиева – 209 (9,51%)
- Михаил Любимов – 195 (8,87%)
- Гүзәл Сәгыйтова – 138 (6,28%)
- Фәрит Зәкиев – 124 (5,64%)
- Тимур Мохтаров – 41 (1,86%)
- Илгиз Зәйниев – 22 (1%)
Бу исемлектән тыш Азатлык укучылары 2021 ел шәхесенә түбәндәге кешеләрне дә тәкъдим итте: Илнар Гарифуллин, Азат Мифтахов, Лилия Чанышева, Руслан Айсин, Фәүзия Бәйрәмова, Искәндәр Ясәвиев, Фәндәс Сафиуллин, Рөстәм Нәбиев, Ленария Мөслимова һәм башкалар.
Тавыш бирүнең тулы нәтиҗәләре белән Азатлык сайтында, безнең Вконтакте төркемендә, Telegram каналында, Instagram-да танышып була. Азатлык укучыларын Яңа ел белән тәбрикли, 2022дә зур шәхесләр булуын теләп кала.
Азатлыкта "Ел шәхесләре"
- 2023 ел: сәясәтче, активист Лилия Чанышева.
Икенче урында – җырчы Айгөл Гайсина, өченче урында – башкорт активисты Фаил Алсынов.
- 2022 ел: җәмәгать эшлеклеләре Фәүзия Бәйрәмова һәм Наил Набиуллин.
Өченче урынны башкорт активисты Руслан Габбасов алды.
- 2021 ел: галим, тарихчы, Милли шура әгъзасы Дамир Исхаков.
Икенче урынны укучыларыбыз активист Ольга Мисикка бирде, өченче урынны башкорт активисты Таһир Вахитов алды.
- 2020 ел: Казандагы "Адымнар" мәктәбе мөдире Айдар Шәмсетдинов.
Икенче урынны Мәскәүдә "Умарта" татар телен өйрәнү курсларын оештырган Лилиана Сафина, өченче урынны язучы, милли хәрәкәт активисты Фәүзия Бәйрәмова алды.
- 2019 ел: "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков.
Икенче урында МДУ аспиранты Азат Мифтахов, өченче урында удмурт галиме, үз-үзенә ут төртеп шәһит булган Альберт Разин.
- 2018 ел: "Башкорт" хәрәкәте активисты Фаил Алсынов.
Икенче урында – җырчы Элвин Грей, өченче урында фигуралы шуучы Алинә Заһитова.
- 2017 ел: Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов.
Икенче урында – СолНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков, өченче урында "Башкорт" оешмасы (2020 елда Русиядә экстремистик оешма буларак тыелды) җитәкчеләре Фаил Алсынов һәм Руслан Габбасов.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!