Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Мәскәүнең Казакъстан эшенә тыкшынуына каршы ялгыз пикет үтте


Рифат Бәдретдинов
Рифат Бәдретдинов

Рифат Бәдретдинов пикетны махсус Тынычлык проспектында уздыруын әйтә.

7 гыйнвар Чаллы шәһәренең Тынычлык проспектында активист Рифат Бәдретдинов ялгыз пикетка чыкты. "Мәскәү! Казакъстаннан кулыгызны алыгыз!" дигән шигар тотып, ул урам буенда каршылык чарасы оештырды.

"Бу чуалышлар Казакъстанның үз эше. Башка дәүләтләр моңа кушылып, вазгыятьне катлауландырачак гына. Менә Украинада шулай булды. Халык үз казанында кайнап, үз эшен үзе белсен иде. Гомумән, дөньяда кешеләрнең бер-берсенең эшенә, сәясәтенә кысылуы дөрес эш түгел", дип белдерде ул Азатлыкка.

Бәдретдинов сүзләренчә, каршылык чарасы белән кызыксынучылар, туктап карап торучылар да булган. Бәдретдинов янына полиция хезмәткәрләре килмәгән.

Кичә Казанда яшәүче Марк Серов шәһәр үзәгендә ялгыз пикетка чыккан иде.

"Мин Казакъстандагы протестларны Русия гаскәрләре ярдәмендә бастыруга каршы" дигән шигар күтәреп торды ул.

6 гыйнвар татар, башкорт, эрзә һәм Русиянең башка халыклары активистлары Казакъстан халкына теләктәшлек белдерде һәм үз ватандашларын Казакъстандагы хәрби операциядә катнашмаска чакырып белдерү ясады. Документны имзалаучылар Казакъстан президентының гамәлләрен тәнкыйтьләде.

Казакъстанда каршылык чаралары 2 гыйнвар Җаңаөзен шәһәрендә газга бәяләр артуга ризасызлык белдерү митингларыннан соң башланды.

Казакъстан президенты Касым-Жомарт Токаев Күмәк иминлек килешүе оешмасыннан (ОДКБ) ярдәм сорады. 6 гыйнвар Русия үзенең хәрби көчләрен юллады.

Мәскәүдә Казакъстан илчелеге каршында да пикетлар узды, анда катнашучылар Казакъстандагы каршылык чараларын хуплады. Ким дигәндә ун пикетчы тоткарланган. Бу хакта тоткарланучыларга сылтама белән "ОВД-Инфо" (ят агент реестрына кертелде) хәбәр итте. Тоткарланучылар арасында 80 яшьлек хатын-кыз да бар диелә.

"Медуза" (Русиядә "ят агент" дип танылды) хәбәренә күрә, 5 гыйнварда да илчелек янында кимендә җиде кеше тоткарланган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG