Accessibility links

Казан хакимиятләре әлегә Җәмигъ мәчетен төзергә мөмкин булган урыннарны өйрәнә


Лилия Галимова
Лилия Галимова

Алданрак Казанда Җәмигъ мәчетен Казансу буенда, Кирмән каршында төзиячәкләре хәбәр ителгән иде.

Казан хакимиятләре Казандагы Җәмигъ мәчете урнашачак берничә вариантны карый, мәсьәлә җентекле өйрәнү стадиясендә, дип хәбәр иткән Татарстан президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова, бу хакта "Татар-информ" яза.

Мәсьәләне барлык кирәкле тикшеренүләр һәм килештерүләрдән соң тәгаен хәл
итәчәкләр. Җәмигъ мәчетен төзү өчен карала торган урыннар арасында Кырлай паркы янындагы җирлек, Бишбалта бистәсендәге ком базасы янындагы җирләр, Киров районының Шоссейная урамы буендагы яр янында урнашкан мәйдан һәм башка вариантлар бар.

"Татарстан республикасы президенты барлык кирәкле экология тикшеренүләрен һәм шәһәр төзелеше килешүләрен уздыру бурычы куйды. Җәмигъ мәчетен төзү урыны турындагы ахыргы карар бары тик шуннан соң гына кабул ителәчәк", дип белдергән Галимова.

Алданрак Җәмигъ мәчетен Казансуның уң як ярында төзү турында Татарстан
президенты Рөстәм Миңнеханов игълан иткән иде.

Шуннан соң Change.org сайтында Казандагы Җәмигъ мәчетен Казансу янында төзүләренә каршы петиция чыкты. Хәзерге вакытка аны 1600дән артык кеше имзалаган.

Петиция авторы фикеренчә, рекреацион зонадагы төзелеш һәм елганың кишәрлеген күмеп кую аның экологиясенә тискәре йогынты ясаячак.

Мәчет ун мең кешене сыйдыра алачак, ә манаралары Русиядә иң биеге булачак дип фаразлана.

Аның төзелеше 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенә 1100 ел тулуга арнала.

Алданрак Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган төп чаралар планы расланды. Планга төрле китапханәләр фондларында һәм фәнни оешмалардагы ислам кулъязма чыганакларын саклау, өйрәнү популярлаштыру һәм фәнни әйләнешкә кертү өчен Казанда фәнни үзәк булдыру кертелгән.

Быел барлыгы 71 чара узачак. Аларның төп өлешен Татарстанда оештыру каралган. Шулай ук Мәскәү, Ульян, Түбән Новгород өлкәләрендә һәм башка төбәкләрдә чаралар үткәреләчәк.

Моннан тыш, 2022 елда фәнни форумнар, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, бәйгеләр үткәрү, басма һәм видео язмалар эшләү каралган. Казанда халыкара чаралар да узар дип көтелә. "Русия – Ислам дөньясы" төркеме утырышы, "KazanSummit" икътисад саммиты, Татарстанда узачак ЮНЕСКО дөнья мирасы комитетының 45 сессиясендә Русия мөселманнарының илаһият мирасы белән таныштыруга багышланган чара үткәрү каралган.

Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган чараларны оештыру комитетын Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG