Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда элмә такталарны ике телдә язуда канун бозулар ике тапкырга кимегән


Kazan Mall сәүдә үзәге
Kazan Mall сәүдә үзәге

Түрәләр моны узган ел Татарстан туган телләр елы булуга бәйләп аңлаттылар.

Казанда татар һәм урыс телләрендә язылырга тиешле элмә такталардагы канун бозулар ике тапкырга кимегән. Бу хакта 24 гыйнварда Казанның административ-техник инспекциясе идарәсе җитәкчесе Наил Минвәлиев шәһәр хакимияте киңәшмәсендә белдерде. Сүз кибетләр, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче оешмалар турында бара.

"2021 ел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителүен исәпкә алсак, Татарстанның телләр турындагы кануны таләпләре үтәлешенә аеруча игътибар юнәлтелде. Җитәкчеләрдә җаваплылык артуын әйтергә кирәк. 2020 ел белән чагыштырганда, эш режимнары язылган элмә такталар белән бәйле беркетмәләр ике тапкырга азрак төзелде", диде ул.

Казанда тышкы мәгълүмат урнаштыруда канун бозулар өчен штрафлар саны барлыгы 27 процентка кимегән. 2021 елда бу өлкәдә күпме беркетмә һәм штраф салынуы әйтелмәде. 2020 елда 1 919 беркетмә төзелгән булган.

Былтыр ел башында Татарстан президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе элмә такталарда татарча хаталар табу турында бәйге игълан иткән иде. Ул сентябрьгә кадәр дәвам итте. Бәйге Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә оештырылды. Лениногорскида яшәүче Тел активисты Тәлгать Хөснетдинов элмә такталарда хаталар турында "Халык контроле" хезмәтенә 800 мөрәҗәгать юллаган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG