Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыров хөкемдар Янгулбаевның гаиләсен "юк итү" белән янады


Рамзан Кадыров
Рамзан Кадыров

Кадыров әйтүенчә, Янгулбаевлар гаиләсенең, аерым алганда, оппозицион Telegram-каналга катнашы бар. Чечня башлыгы Рамзан Кадыров алданрак Янгулбаевлар гаиләсенә атап янаулы видео яздырды, "бу гаиләнең урыны яки төрмәдә, яки җир астында" дип белдерде.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров отставкадагы хөкемдар Сайди Янгулбаевның гаилә әгъзаларын табу өчен Чечня хакимиятләренең барысын да эшләячәген белдерде, Янгулбаев кызы белән илдән чыгып киткән иде.

Кадыров бу белдерүен Telegram-да язган һәм каршылык күрсәткән очракта "алар юк ителәчәк" дип кабатлаган.

Постта шулай ук "террорчыларның астыртын булшычыларын" да тоткарларга чакыру бар. Кадыров "Җәфалауларга каршы комитет" (Русиядә "ят агент сәүдәгә корылмаган оешма дип танылды) башлыгын, президент каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Игорь Каляпинны һәм "Новая газета" журналисты Елена Милашинаны шулай дип атый.

Чечня башлыгы сүзләренчә, алар "сценарийлар әзерләп һәм үз персонажларының колагына текстлар, үз-үзеңне тоту тәртибе пышылдап", Чечня халкында акча эшли. "Әгәр Русиядә канун һәм хокук саклау оешмалары бар икән, аларга мөрәҗәгать итәм: террорчыларның бу астыртын булышчыларын тоткарлагыз", дип язган Кадыров.

Чечня башлыгы әйтүенчә, Янгулбаевлар гаиләсен республиканың хокук саклау оешмалары "канунга ярашлы" эзләячәк.

Кадыров фикеренчә, "өлкән Янгулбаев – сатлыкҗанлыкның чын гәүдәләнеше булып тора". "Хөкемдар дип аталып, ул интеллигент балалар тәрбияли алмаган. Һәм аларны экстремист сүзләре өчен хөкем итәсе урынга, мәхкәмә системына хыянәт итеп, аларны хуплады һәм хөкемдар статусы артына яшеренеп, качты" диелгән язмада.

20 гыйнварда үзләрен Чечняның эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дип таныткан кешеләр Янгулбаевларның Түбән Новгородтагы фатирына бәреп керде. Аларның, мошенниклык турындагы эштә шаһитләр буларак сорау алу өчен, отставкадагы хөкемдар Сайди Янгулбаевны һәм аның хатыны Зарема Мусаеваны мәҗбүри Чечняга китерү турында документлары булган.

Сайди Янгулбаевның хөкемдар статусы аңа кагылгысызлыкны тәэмин иткәнгә күрә, бары тик Мусаеваны гына тоткарладылар.

23 гыйнварда Чечняның мәгълүмат һәм матбугат министры Әхмәд Дудаев, полиция хезмәткәрен мәсхәрәләү һәм аңа һөҗүм итүдә гаепләп, мәхкәмәнең Мусаевага 15 тәүлек административ сак билгеләвен хәбәр итте.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров җомга көнне Янгулбаевлар гаиләсенә атап янаулы видео яздырды, "бу гаиләнең урыны яки төрмәдә, яки җир астында" дип белдерде.

Кадыров әйтүенчә, Янгулбаевлар гаиләсенең, аерым алганда, оппозицион Telegram-каналга катнашы бар.

Шимбә көнне Чечня башлыгы Янгулбаевлар гаиләсен террорчылар тарафдары дип игълан итте, аларны Төркиядәге Чечня куәт оешмасы хезмәткәренә һөҗүм оештыруда гаепләде һәм тоткарлаган вакытта аларны үтерүләрен хуплавын белдерде. Бу хакта Кавказ.Реалии хәбәр итте.

Европа берлеге Русияне Чечня хакимиятләре урлап алып киткән Зарема Мусаеваны азат итәргә өндәде.

Сайди Янгулбаев, Русия президенты Владимир Путин карары белән, 2012 елның августында Чечняның Югары мәхкәмәсе хөкемдары итеп билгеләнде.

2015 елның ноябрендә хөкемдарларның квалификация коллегиясе аны хөкемдар вәкаләтләреннән мәхрүм итте.

Бу хәл булганчы алданрак аны һәм улы Ибраһимны урлаганнар иде, аларны Рамзан Кадыровка якын кешеләр газаплаган диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG