Көнбатыш мәгълүмат чаралары Украина чигендә зур гаскәр туплаучы Русиянең бу илгә һөҗүм итәргә мөмкинлеге турында узган елның көзеннән бирле кисәтеп килә. Русия хакимиятләре моны кире кага һәм гаскәрләрне ил эчендә хәрәкәт иттерү – Русиянең "суверен хокукы" дип белдерә. Һөҗүм итү ихтималы турындагы хәбәрләрне Мәскәү "нигезсез рәвештә киеренкелекне арттыру" дип атый һәм АКШ белән НАТОдан НАТОның көнчыгышка таба киңәймәве турындагы иминлек гарантияләре таләп итә.
НАТО исә Украина чигендә гаскәр туплап басым ясауга бирешмәячәген һәм Көнчыгыш Европага өстәмә көчләр җибәрүен белдерде, ә АКШ һәм Британия Киевтан үз дипломатларын чыгара башлады.
АКШ президенты Джо Байден да Балтыйк илләренә һәм Көнчыгыш Европага берничә мең хәрби, шулай ук кораблар һәм очкычлар җибәрү мәсьәләсен карый.
Шул ук вакытта хәрби экспертлар Русия Украинаның бер өлешен оккупацияләү һәм аны контрольдә тоту тактикасын сайлар дип уйламый. Логистика ягыннан караганда моны башкарып чыгу бик авыр һәм бу Русия хәрбиләре арасында да, гади халык арасында да күп санлы корбаннарга китерергә мөмкин ди алар. Тормышка ашардай вариант дип белгечләр Русиянең украин хәрби инфраструктурасына ут ача башлавын атый.
25 гыйнварда Укрина президенты Владимир Зеленский Дәүләт иминлеге шурасы утырышыннан соң ясаган мөрәҗәгатендә Киев Донбасстагы хәлләрне җайлау белән шөгыльләнә, илнең көнчыгышыгындагы киеренкелек паникага китерергә тиеш түгел дип белдерде. "Барысы да контрольдә. Паникага сәбәп юк", диде ул.
Украинада яшәүче татарлар бу хакта ни уйлый? Халык арасында борчылулар сизеләме? Азатлык Украинадагы татарлар белән элемтәгә керде.
Украина мөфтие Сәид Исмәгыйлев борчылу Русия чикләре тирәсендә яшәүчеләрдә сизелә, ләкин илдән китәргә тырышулар, кибетләрдән бөтен әйберне алып бетерү, паника кебек күренешләр юк ди. Банклар, хастаханәләр, мәктәпләр — барысы да гадәти тәртиптә эшли.
— Сугыш инде 2014 елдан бирле дәвам иткәнен исәпкә алганда, ниндидер курку яки паника юк. Дистә меңнәрчә кеше бу сугышны узды, бигрәк тә Украина кораллы көчләрендә хезмәт итүчеләр, волонтерлар, Донбасста инфраструктураны торгызуда катнашкан башка һөнәр ияләре. Шунлыктан украин халкы хәзер тынычрак.
Русия чикләренә якын булган Харьков, Чернигов, Сумьска өлкәләрендә халыкның борчылуы сизелә. Шулай да кибетләрдән күпләп сатып алу, илдән качарга тырышулар юк. Киресенчә, кешеләр җирле саклану батальоннарына языла, алар килешү белән хезмәт итүчеләр түгел, алар ихтыярилар. Халык күбрәк үзенә генә ышана, чөнки Көнбатыш илләре Украинаны яклар өчен хәрби контингент җибәрмәячәкләрен баштан ук аңлатып куйды. Күп илләр кайбер төр корал, һуманитар тауарлар, дарулар белән ярдәм итәрбез диделәр. Аларның әйтергә теләгәннәре аңлашыла: һуманитар һәм хәрби ярдәм булачак, ләкин украиннар өчен алар сугышмаячак. Халыкка үзенә һәм бер Аллаһка гына ышанырга кала, - диде Исмәгыйлев.
Берничә ел элек Татарстанның Чаллы шәһәреннән Киевка күченгән Динар (фамилиясен әйтмәүне сорады) әйтүенчә, халык сугыш башлану ихтималына борчыла, әмма төшенкелеккә бирелми.
Күбесенең бит китәр урыны да юк
— Сугыш темасы нык куертыла. Кая барсаң да, шуның турында гына сөйлиләр кебек. Бу табигый, чөнки кешеләрнең гаиләләре, балалары, йортлары бар. Шуңа алар инде Русия һөҗүме турында уйламыйча булдыра алмый. Күбесенең бит китәр урыны да юк. Шуңа бик куркалар.
Сугыш башлана калса, нишләрмен дигән сорау һәр кешенең башында тора кебек. Төрле юлларын эзләүчеләр дә бар. Украиннар — сугышчан халык. Шуңа тик утыралар дип әйтеп булмый. Сугышка әзерләнәләр. Шул ук вакытта Путинның зур сугыш башлый алуына шикләнүчеләр дә бар, чөнки монда бит Мәскәү Сүриядәге кебек террорчыларга каршы сугыш алып барабыз дип күрсәтә алмый. Монда бит славян халкы. Шуңа аларның сугыш алып баруы аңлашылмый. Кырым кебек тыныч кына басып алырлар да "менә бер дә ут ачмыйча басып алдык дип сөйләрләр" микән дип борчылучылар да бар. Шунысы яхшы, борчылу булса да, халык төшенкелеккә һич бирелми. Украин халкының холкы шундый. Алар ирек яратучан халык. Русиядән аермалы буларак, Украинада ирек һәм демократия бар. Халык аның кадерен белә. Бу бөтенләй башка ил, башка халык, - ди Динар.
Аның әйтүенчә, Украина медиасында, Русиядән аермалы буларак, төрле фикерләр яңгырый, пропаганда сәясәте алып барылмый. Шуңа халык сәясәтчеләргә генә ышанып утырмый, украиннар бары халык берләшеп кенә үз илен саклап калачагын, барысы да кешеләр кулында булуын яхшы аңлый. Хакимият тә халыкны шуңа әзерли кебек, "үзегездән башка сезне беркем якламаячак" дигәнрәк сәясәт монда ди Динар.
— Украинада бит урыслар да күп яши, әмма шуңа да карамастан, ниндидер милләтара каршылыклар юк. Ә Русиядә бу бардыр дип уйлыйм, чөнки анда украиннарга каршы пропаганда бик көчле эшли. Монда пропаганда урыс халкына каршы алып барылмый, ә чыгышлар Путинның җинаятьчел сәясәтенә каршы. Шуңа халык та урыска каршы түгел, ә Путинга һәм аның ярдәмчеләренә каршы, - ди ул.
Киевта яшәүче татар милли хәрәкәте активисты Зөлфирә Бойко киресенчә, Укранада халык сугыш булуына ышанмый дип әйтә.
— Мин күптән түгел Казан, Чаллыдагы туганнарым белән сөйләшкән идем. Алар әйтүенчә, Русия телевидениесендә Украина турында куркыныч итеп сөйлиләр. Зомби тартмасында 90 проценты ялган, карамагыз дип әйттем. НАТО белән куркыталар. Монда минем тирәдә алай сугыш турында сөйләүчеләр юк. Эштә бер-ике сүз алыштык хезмәттәшләрем белән. Беркем дә сугыш башланыр дип уйламый. Җәмәгать транспортындагы сөйләшүләрдә дә ул хакта ишеткәнем юк. Мәчеттә дә татарлар белән очрашабыз, алар да көн проблемы итеп күрми. Ниндидер ерактагы, тиз генә безгә кагылмас проблем кебек кабул ителә. Халык монда Русияне агрессор дип исәпли. Бөтен дөньяны үзенә буйсындырырга теләүче, Советлар берлеген торгызырга теләүче ил дип саный. Кырымны да уйламаганда астыртын рәвештә басып алдылар, - ди Зөлфирә Бойко.
Киевта яшәүче татар активисты Әлфия Шевченко Украинада бернинди паника билгеләре юк ди.
Путин аның нинди икътисади нәтиҗәләргә, җимереклекләргә, корбаннарга китерүеннән куркыр
— Украинада бернинди паника юк. Кибеттә азык-төлек бар. Аны күпләп ала башласалар, паниканы күрсәтүче беренче билге шул булыр иде. Мин үзем дә сугыш булмас дип уйлым. Путин аның нинди икътисади нәтиҗәләргә, җимереклекләргә, корбаннарга китерүеннән куркыр. Акылында булса, куркырга тиеш. Без аның башында ни булуын белмибез бит, бәлки ул авырудыр. Үлеменә якынлашканда тарихка элекке җирләрне җыеп берләштерүче булып керергә телидер, бәлки. Ә Украинадан башка нинди империя була ала? Әмма аның шанслары кимегәннән кими бара. Шуңа күрә, сугыш башларга да мөмкин. Тик инде 2014 ел түгел, бездә хәрби тәҗрибә бар, гаскәрләр әзерләнгән. АКШ һәм Европа илләреннән дә ярдәм килә, ди ул.
Әлфия Шевченко телевизор карамавын, мәгълүматны күбрәк интернеттан алуын әйтә. "Телевизор караганнар бәлки паникага биреләдер дә. Әмма мин монда әлегә андый хәлне күрмим", ди элек Киевтагы Татар йортының элекке активисты.
Пенза өлкәсендәге Али-авыл исемле борынга татар авылыннан килеп Запорожье шәһәрендә инде 60 елга якын яшәүче Рәхимә Әхмәрова әйтүенчә исә, Украинада кешеләр бик борчыла.
— Монда халык бик борчыла. Әмма хөкүмәт чаралар күрә, АКШ, Британия ярдәм итә, хәрби кирәк-яраклар китерелә. Безнең яклы зур коалиция туплана, барыбызга да Аллаһ ярдәм бирсен. Монда яшәүче таныш татараларым, күршеләрем Русиянең бу гамәлләренә бик гаҗәпләнә. Мин монда инде 60 ел чамасы яшим. Һәм нигәдер бер көндә Русия безне дошман итеп күрә башлады. Украина кайсы илне басып алды? Украина кайсы илнең Кырымын, Донбассын, Луһанскиен тартып алды? Нигә монда яшәүче гади украиннар, татарлар һәм башка милләтләргә начарлык эшләргә телиләр? Моның өчен Аллаһның каргышы төшәр әле, - ди Рәхимә Әхмәрова.
Украинада, соңгы мәртәбә 2001 елда уздырылган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, 73 меңләп татар яши.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!