Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутатлары җирле үзидарә турындагы федераль канун өлгесенә 13 төзәтмә тәкъдим итте


Республиканың җирле үзидарәләре 7 570 кешегә кимергә мөмкин.

Татарстан Дәүләт шурасы җирле үзидарәне оештыру турында канун өлгесенә 13 төзәтмә тәкъдим итте. Бүген, 10 февральдә, депутатлар аны бер тавыштан кабул итте.

Парламентның төп таләбе – муниципаль берәмлек башлыгы, ягъни район (округ) башлыгының депутат булып сайлана алмавы турындагы пунктны юкка чыгару. Төзәтмәләрне тәкъдим иткән Дәүләт шурасының җирле үзидарәләр комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин моны "ясалмалык" һәм "дәлилсез" дип атады.

"Башлык муниципаль берәмлек белән җитәкчелек итеп, ләкин депутат булып тормаса, бу аның канунилыгын киметәчәк, депутатлар корпусында аның позициясен һәм абруен төшерәчәк. Муниципаль хакимиятнең эшчәнлегенә дә тискәре йогынты ясаячак", диде ул.

"Шуны истә тотарга кирәк, авыл җирлекләре дәрәҗәсен юкка чыгарудан гына да безнең республиканың җирле үзидарә сайлау органнары 7 570 кешегә кимиячәк", диде ул.

Хәбибуллин муниципаль округларда булдырылачак территориаль җирле органнарны булдыруның критерийлары булмавын да тәнкыйтьләде. Шулай ук ул 2028 елга кадәр исәпләнгән яңа системга күчеш чорында өстәмә сайлаулар уздыруны сорады.

Җирле үзидарә системын юкка чыгаруны депутат, ТНВ ширкәте мөдире Илшат Әминов тәнкыйтьләп чыкты.

"Без эшли торган системны җимерәбез. Күп позицияләр буенча элемтә югалачак дип биш тапкыр кабатладыгыз. Ни өчен без моны эшлибез? Мин моны аңламадым", диде ул.

Хәбибуллин моны яңартылган Русия Конституциясе нигезендә эшләнүен әйтте.

"Турысын әйтергә кирәк, бу вертикаль оештыру булып тора", диде ул.

Фикер алышуга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кушылды. Ул федераль канун өлгесен хуплавын кабат раслады.

"Ике дәрәҗәдәге систем бик дөрес түгел. Җирле үзидарәләр бик мөһим әйбер. Ничек кенә булмасын, бу структура калачак. Барлык кешеләргә дә муниципаль бүлгедә вәкаләтләр биреләчәк. Бүген 7 меңнән артык кеше бар. Бу бик катлаулы мәсьәлә. Моның кадәр кеше табу... Без моны бәяләгәндә нинди дә булса куркыныч әйберләр күрмибез. Безнең урыннардагы элемтә (мин үзем дә районда эшләдем, андагы схеманы беләм), аларны яклаячакбыз, чөнки халык белән алар эшли", диде ул.

Депутат Эдуард Шәрәфиев Татарстанда административ-территориаль реформа ясарга тәкъдим итте. Ул кайбер районнарны эреләндерергә, кайбер шәһәрләргә шәһәр округы бирергә чакырды. Мисалга Шәрәфиев Васильево бистәсен китерде. Аның сүзләренчә, җирлектәге халык саны кайбер райондагы яшәүчеләр саныннан артып китә.

"Без берни дә үзгәртергә теләмибез. Ике дәрәҗәдәге муниципалитет беркайда да юк. Бу ахмаклык булды. Президент башлыкны билгеләгәндә яхшы иде. Мин сезнең белән килешәм. Без халыкка таянабыз. Без аларны читкә җибәрмибез. Мин үзем дә районда эшләдем. Башлык (халыкка) барып җитмәсә, бу аның гаебе. Васильево бар, әйе. Без моны үттек инде, берләштердек тә, бүлдек тә", дип җавап кайтарды Миңнеханов.

"Әгәр безнең төзәтмәләр үтмәсә – бу үләрлек булмаячак. Әгәр тәкъдимнәр узса, барлык мәсьәләләр буенча бернинди авырлыкларсыз үтәчәкбез", дип өстәде ул.

Депутат Николай Рыбушкин Татарстанда җирле үзидарәләр турында яңа канун кабул итәргә тәкъдим итте.

Нәтиҗәдә, Татарстан Дәүләт шурасының утырышта катнашкан 77 депутаты төзәтмәләрне бер тавыштан хуплады, каршы чыгучы булмады.

Җирле үзидарәне оештыру турында канун өлгесе Җирле үзидарәне оештыру турында канун өлгесен Русия парламентына дума депутаты Павел Крашенинников һәм сенатор Андрей Клишас 2021 елның декабрендә тәкъдим итте.

Ул җирле үзидарәнең шәһәр бүлгеләрендә, муниципаль бүлгеләрдә һәм федераль әһәмияткә ия шәһәрләрнең шәһәр эчендәге өлешләрендә булдырылуын күздә тота. Ягъни, ул систем бер генә баскычлы булачак, һәм хәзер Татарстанда һәм башка төбәкләрдә булган авыл һәм шәһәр шуралары бетереләчәк.

Төбәк җитәкчеләре муниципаль башлыкларны вазифаларыннан алу һәм алар урынына кемнең куелуын үзләре хәл итә алачак.

2021 ел ахырында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт шурасы гомумән алганда бу канун өлгесен хуплап чыкты. Әмма гыйнвар аенда Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары төркеменең ул канун өлгесенә 30дан артык үзгәреш тәкъдим итүе билгеле булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG