Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырым мөселманнары эше" фигуранты Зекирья Муратов 11,5 ел төрмәгә хөкем ителде


Зекирья Муратов
Зекирья Муратов

Ул "Хизб ут-Тәхрир" дини оешмасына катнашы булуда гаепләнә

Русиянең Дондагы Ростовта урнашкан Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе "Кырым мөселманнары эше" фигуранты Зекирья Муратовны 11,5 елга кырыс режимлы колониягә хөкем иткән. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берләшмәсе белдерә.

"Муратов фикеренчә, ул дәүләт тарафыннан башка фикердә булуы, үзенең актив сивил карашлары өчен эзәрлекләнә – ул волонтер булган, үзенең ватандашларына карата ачылган административ һәм җинаять эшләре каралган мәхкәмә утырышларына барган, шуңа күрә ул үзен халыкара хокук нормалары нигезендә хөкем итүне таләп итә. Шуңа күрә кырымтатар, мөселман, Русия ватандашы паспорты алырга мәҗбүр булган Украина ватандашы Муратов Зекирья Сеит улы үзен сәяси тоткын дип саный", дип белдергән мәхкәмәгә Эмине Авамилева.

Зекирья Муратовка 64 яшь. Ул – хокук яклау оешмалары сәяси мотивлар нигезендә эзәрлекләнә дип санаган барлык Кырым тоткыннары арасында иң өлкәне.

🛑 Әгәр сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.

Русия аннексияләгән Кырымда 2020 елның 7 июлендәге киңкүләм тентүләр вакытында җиде кеше тоткарланган иде. Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе чикләү чарасы билгеләгәндә алты тоткарланучыны сак астына алырга кушты.

Исмет Ибрагимов, Зекирья Муратов, Вадим Бектемиров, Эмиль Зиядинов, Алим Суфьянов, Сейран Хайрединов мәхкәмә залында кулга алынды һәм Акмәчеттәге тикшерү изоляторына ябылды.

Күз күреме ягыннан І төркем инвалидлыгы булган Александр Сизиковны йорт сагына яптылар. Барлык тоткарланучылар да Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир" дини оешмасына катнашы булуда гаепләнә.

Бүген Кырымда Зекирья Муратов һәм Вадим Бектемировка хөкем карары чыгаруларын яктыртырга килгән өч сивил журналистны Русия полициясенең тоткарлавы турында да хәбәр ителгән иде.

Журналистлар Али Сулейманов, Амар Абдулгазиев һәм Рустем Усеиновны тәртип саклаучылар, сәбәпләрен аңлатмый гына тоткарлап, Акмәчеттәге 3нче "Үзәк" полиция бүлегенә китергән диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG