Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан метросының яңа станцияләре атамалары өчен тавыш бирү тәмамланды


Татар җәмәгатьчелеге "Дубравная" метро станциясен татарча "Имәнлек" дип атарга чакырса да, ахыр чиктә станция атамасы татарча да "Дубравная" булып калды.
Татар җәмәгатьчелеге "Дубравная" метро станциясен татарча "Имәнлек" дип атарга чакырса да, ахыр чиктә станция атамасы татарча да "Дубравная" булып калды.

Социаль челтәрләрдә станцияләрнең татар исемнәре өчен тавыш бирү өндәмәләре таратылды.

Казан метрополитенының икенче рәт станцияләренә атама сайлау сораштыруы тәмамланды. Моның хакта Казан башкарма комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә. 7-11 февраль дәвамында барган тавыш бирүдә 5,4 мең кеше катнашкан диелә.

Тавыш бирү нәтиҗәләренә күрә Фучик һәм Зорге урамнары чатында урнашкан станциягә – "ТАССР йөзьеллыгы", Фучик һәм Завойский урамнары чатындагы станциягә – "Академическая", Фучик белән Ломжа урамнары чатындагы станциягә – "Зилант", "Мега" сәүдә үзәге янындагы станциягә "Толпар" исемнәренә иң күп тавыш бирелде.

Тавыш бирүдә моннан тыш "Кол Гали", "Яратам", "Чишмәле" кебек вариантлар катнашты. Социаль челтәрләрдә станцияләрнең татар исемнәре өчен тавыш бирү өндәмәләре актив таратылды. Шуларның берсендә нәкъ "Кол Гали", "Чишмәле", "Толпар" атамалары өчен тавыш бирергә тәкъдим иттеләр.

Әлеге атамаларның никадәр ахыргы булуын Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итми. Хәбәрдә бары тик халыкның тавыш бирүе ничек тәмамлануы турында әйтелә.

Берничә ел элек татар җәмәгатьчелеге Казан хакимиятеннән "Дубравная" метро станциясен татарча "Имәнлек" дип атарга чакырган иде, бу мәсьәләгә урам чаралары да узды. Ахыр чиктә станция атамасы татарча да "Дубравная" булып калды. Ул чакта Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев Разил Вәлиев "Казан хакимияте метрога урысча гына исем биреп Конституцияне санга сукмады", дип белдергән иде.

Казан метрополитенының икенче рәте шәһәрнең 5 районын тоташтырачак дип көтелә (Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнары). 5,37 озынлыгында беренче этап үз эченә 4 станцияне кертә. Станцияләрнең ачылу вакыты әлегә билгесез.

2021 елда Казан мэриясе яңа станцияләргә атамалар бирү эшен башлап җибәргән иде. Башта барлык теләүчеләр үз тәкъдимнәрен әйтә алды, шуннан соң белгечләр җыелып, әлеге тәкъдимнәрдән иң популяр һәм уңышлы вариантларны сайлап алды. Әлеге вариантлар Казан халкына тавыш бирүдә тәкъдим ителде дә.

Шулай ук узган елны Казан хакимияте шәһәр метросында туган телләргә багышланган поезд җибәрде. Ул эчтән дә, тыштан да милли этник бизәкләр белән бизәлгән, вагоннарда сөйләм фразалары, төрле телләрдә популяр гыйбарәләр язылган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG