Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Башкортстан Донбасстан эвакуацияләнүчеләрне кабул итәргә әзерлекләрен белдерде


Эвакуация
Эвакуация

Хәбиров сүзләрен Дөнья башкортлары корылтае да күтәреп алды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикаларда Донбасстан эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итәргә әзерлекләрен белдерде.

Хәбиров сүзләренчә, "Луһански һәм Донецки республикаларында яшәүчеләр - безнең туган кешеләр". "Һәм, әлбәттә, Башкортстан аларга һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Бездә эвакуация буенча оператив штаб булдырылды, аны хөкүмәт премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин җитәкли. Башкортстан халкы Донбасста хәрби хәрәкәтләрдән зыян күрүчеләргә ярдәм итү һәм кан бирү тәкъдимен үзләре белдерә башлады", дип язды Башкортстан башлыгы социаль челтәрләрдә.

Аның сүзләрен Дөнья башкортлары корылтае да күтәреп алды. Корылтайның телеграм каналында Донбасс халкына ярдәм итүнең никадәр мөһим икәне турында төрле постлар чыга башлады. Корылтай вәкилләре Луһанскиның Петровское шәһәрендә 112нче башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңлегали Шәйморатов җирләнүе, Луһански халкының Икенче дөнья сугышында башкорт солдатларына ярдәм итүен искә төшерә.

Моңа кадәр Радий Хәбиров ДНР һәм ЛНР дип аталган төбәкләрдә үзе дә еш булды, әлеге төбәкләрнең Русия тарафлы сепаратистлар җитәкчеләре дә Башкортстанга килеп йөрде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның аерым белдерүе чыкмады. Эвакуацияләнгән кешеләргә ярдәм итәргә кушуы турында аның сүзчесе Лилия Галимова журналистларга җиткерде.

"Татарстан президенты республика хөкүмәтенә эвакуацияләнгән кешеләргә ярдәм итү өчен бөтен кирәкле әйберләрне әзерләргә кушты. Сүз вакытлыча тору урыннары, ашату, медицина ярдәме турында бара", диде Галимова.

18 февральлә фетнәчеләр халыкны Русиягә эвакуацияләү турында игълан итте. Моны алар "төбәктә киеренкелек арту" белән аңлатты. Русия президенты Владимир Путин һәрбер качакка 10 мең сум бирергә кушты. Сепаратистлар белән чиктәш Ростов өлкәсенә гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын башкаручы Александр Чуприян һәм Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова җибәрелгән.

Эвакуация Донбасста вазгыятьнең кискенләшеп китүе шартларында башкарыла. Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының махсус күзәтү миссиясе төбәктә соңгы көннәрдә атышларның артуын терки.

Фетнәчеләр һәм украин гаскәре әлеге атышларда бер-берсен гаепли. Фетнәчеләр украин гаскәрләре аларның позицияләренә һөҗүм итәргә әзерләнә дип белдерә. Киев моны кискен кире кага.

Украинаның вакытлыча оккупацияләнгән төбәкләрен кире кайтару министры Ирина Верещук халыкны сепаратистлар контролендәге җирләрдән Киев контролендәге җирләргә чыгарга чакырды. "Без сезне көтәбез. Сезнең яшәр урыныгыз, ашар ризыгыгыз булсын өчен, үзегезне ялгыз хис итмәс өчен бөтен шартларны тудырабыз", дип китерә аның сүзләрен "Украинская правда".

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG