Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанга Донбасстан эвакуацияләнгән ике меңләп кеше киләчәк


ДНРдан эвакуацияләнүчеләр
ДНРдан эвакуацияләнүчеләр

Килүчеләрне Башкортстанның төрле шәһәрләрендәге вакытлыча урнаштыру пунктларына: тулай торакларга һәм санаторийларга урнаштырачаклар.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "Донецки халык республикасы" (ДНР) һәм "Луһански халык республикасы"ннан (ЛНР) эвакуацияләнгән ике меңләп кешенең Башкортстанга 22 февральдә үк килеп җитәргә тиешлеген хәбәр итте.

"Без берничә муниципалитетта вакытлыча яшәү пункты булдырдык, хакимият башлыкларына аларның әзерлеген шәхсән тикшерергә куштык", дип белдерде Хәбиров.

Эвакуацияләнгәннәрнең нинди транспортта киләчәген республика башлыгы әйтмәде.

19 февральдә Хәбиров Башкортстанда "эвакуация оператив штабы" булдырылуын хәбәр иткән иде, аны Башкортстан хөкүмәте вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин җитәкли. Шуннан соң кайбер эшмәкәрләр эвакуацияләнгәннәргә ярдәм иҗтимагый штабы төзүләрен игълан итте.

Забелинга сылтама белән "Коммерсантъ" язуынча, республикага өч эвакуацияләнгән гаилә килгән дә инде.

Килүчеләрне Башкортстанның төрле шәһәрләрендәге вакытлыча урнаштыру пунктларына: тулай торакларга һәм санаторийларга урнаштырачаклар. Санаторийлар исемлеге әлегә расланмаган.

Татарстан хакимиятләре дә Украинаның көнчыгышыннан эвакуацияләнүчеләрне кабул итәргә әзерлекләрен белдерде.

🛑 Сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.

Русия ярдәмендә Украинага каршы фетнә күтәреп, аннан аерылып чыгуларын белдергән ДНР һәм ЛНР җитәкчеләре 18 февральдә халыкны Русиягә эвакуацияләүне игълан итте. Моны алар "төбәктә киеренкелек арту" белән аңлатты. Янәсе Украина хәрбиләре фетнәчеләрне гаскәр белән бастырырга җыена.

Украина диверсияләр әзерләү һәм Донбасска һөҗүмгә әзерләнүен инкарь итә. "Украина андый гамәлләр кылмый һәм планлаштырмый. Без мәсьәләне тулысынча дипломатик хәл итү юлында", дип язып чыкты үз Twitter-ында Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба.

Киев Украина чикләрендә күпсанлы гаскәр туплаган Русия Украинага һөҗүм башларга мөмкин дип борчыла. Көнбатыш илләре Мәскәүне андый гамәлдән тыелырга чакыра.

Интернетта "Русиянең Украина белән сугышына – юк!" исемле петиция чыкты. Русия хөкүмәтенә "Сугыш кына булмасын" дигән ачык хат җибәрелде, аны хокук яклаучы Лев Пономарев, сәясәтче Леонид Гозман, музыкант Андрей Макаревич, актриса Лия Ахеджакова, режиссёр Гарри Бардин, физик Илья Гинзбург имзалады. Үзләрен "тынычлык тарафдарлары" дип атап, алар кораллы низагларның илгә куркыныч тудыруын яза.

15 февральдә Русия думасында ДНР һәм ЛНРның бәйсезлеген тану турында президент Владимир Путинга мөрәҗәгать кабул ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG