Казанның Бауман урамына дистәләрчә кеше җыелып, Украинага каршы сугыш башлауга ризасызлык белдерде. Чара башланганчыга кадәр урам башындагы Тукай мәйданына берничә полиция машинасы килеп туктады. Алар килгәнче үк мәйдан янындагы коймага кемдер "Нет войне!!!" дип язарга өлгергән иде.
Шаһитләр әйтүенчә, полиция биш минут эчендә кимендә 20 кешене тоткарлаган. Тротуардагы махсус микроавтобусларга шикле күренгән кешеләрне алып киттеләр ди бу хәлне күргәннәр.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!