Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русиянең стратегик көчләрен махсус әзерлек хәленә китерергә кушты


Владимир Путин (с) һәм Сергей Шойгу
Владимир Путин (с) һәм Сергей Шойгу

Шул ук вакытта Русия һәм Украина вәкилләре сөйләшүләргә әзерләнә дип хәбәр ителә.

Русия президенты Владимир Путин илнең стратегик каршы тору көчләрен махсус әзерлек хәленә китерергә кушты. Бу хакта ул Саклану министры Сергей Шойгу һәм Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов белән очрашу барышында әйтте.

Көнбатыш илләре вәкилләре Русиянең кораллы көчләрен Украинага кертүне кискен тәнкыйтьли, Русиягә каршы санкцияләр кертә һәм Украинага корал китерүне арттыруны хәбәр итә. Шул ук вакытта алар НАТО илләре хәрбиләрен Украинага Русиянә каршы сугышырга җибәрмәячәген белдерә.

Стратегик каршы тору көчләренә стратегик атом коралы да керә, алар арасында стратегик ракет гаскәрләре дә бар.

Русия 24 февральдә Украинага каршы сугыш башлады. Бәрелешләр хәзер Харьков, Киев янында, Донбасста, Украинаның көньягында бара.

Украина белән сөйләшүләр алып барыр өчен Беларуска җибәрелгән Русия вәкиллеге башлыгы Владимир Мединский һәм Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Украина делегациясе сөйләшүләрдә катнашу өчен Беларусның Гомель өлкәсенә килергә ризалашты дип белдерделәр. Сөйләшүләр алдан билгеләнгән шартларсыз узачак. Украина президенты офисы хәбәр иткәнчә, Украина һәм Русия делегациясе Украина-Беларус чигендәге Припять елгасы районында очрашачак. Беларус президенты Александр Лукашенка Украина президенты Владимир Зеленский белән телефоннан сөйләшкәндә Украина вәкилләре өчен иминлек тәэмин итүне гарантияләгән.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG