Бу фотолар 1 мартта төшерелгән. Ул көнне Киев янындагы Буча шәһәрендә вазгыять Украина хәрбиләре контролендә иде. Төрле урыннарда бәрелешләр дәвам итте. Русия гаскәрләре Киевка якынлашырга тырышты һәм украиннар аларга каты каршылык күрсәтте. Украина баш хәрби штабы белдерүенчә, 4 мартка Русия хәрбиләре Бучадан һәм Гостомель һава аланыннан чигенгән. Русия саклану министрлыгы Украина шәһәрләрен утка тотуын әле дә кире кагып килә.
Киев янындагы Бучада җимерелгән йортлар һәм Русия хәрби техникасы

21
Бучада Русия хәрбиләре җимергән йорт

22
Русия хәрбиләре урам буйлап барганда тирә-яктагы йортларга ата-ата барды ди җирле халык

23
Бучадагы үзәк урамнарның берсе

24
Җирле кеше һәлак булган Русия хәрбиенә карап тора