Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Украинадан киткән качаклар саны 3 миллионга якынлаша


Украина качаклары
Украина качаклары

Русия 24 февральдә Украинага бәреп кергәннән бирле 14 март 13:00 сәгатькә кадәр 2 млн 950 меңнән артык кеше илдән чыгып, иминрәк урынга киткән. Бу турыда БМОның качаклар мәсьәләләре югары комиссары идарәсе хәбәр итә.

Идарә белдерүенчә, аларның 60 проценттан артыгы Польша чиге аша киткән. Польшага 1 млн 700 меңнән артык Украина ватандашы килгән.
Романиягә 450 меңнән артык, Маҗарстанга 260 меңнән артык, Словакиягә 210 меңнән артык, Молдовага 90 меңгә якын украин качагы килгән.

140 меңнән артык Украина ватандашы Русиягә һәи бер меңнән бераз гына артыграк кеше Беларуска килгән.

БМО идарәсе белдерүенчә, Украинадан 4 миллионлап кешенең китүе мөмкин. Качакларның күпчелеге хатын-кызлар һәм балалар. Украинаның үз эчендә дә 1,85 млн кеше үзләре торган авыл-шәһәрләрдән башка урынга күченгән.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG