Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пензада укучылар укытучының Украинадагы сугыш турындагы сүзләрен әләкләгән


55 яшьлек Ирина Генга 30 мартта Русия Кораллы көчләре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Пензада мәктәп укучылары үзара сөйләшкән вакытта Украинадагы сугыш турында фикерен әйткән укытучы өстеннән әләкләп язган. Бу хакта "7×7" басмасы хәбәр итә.

Сигезенче класста укучы кызлар инглиз теле укытучысы белән сөйләшүне смартфонга яздырып алган, анда укытучы Русиянең гамәлләрен һәм Украина җирләрендә ни кылуын тасвирлаган. Нәтиҗәдә бу язма тәртип саклау оешмаларына барып эләккән.

Baza әлеге әңгәмәнең язмасын чыгарды. "Пензаинформ" мәгълүматына күрә, сөйләшү Олимпия резервы училищесы укытучысы Ирина Ген һәм сигезенче сыйныфта укучы ике кыз арасында булган, ул аларга Европадагы ярышка ни өчен бара алмаулары турында аңлаткан.

"Русия үзен цивилизацияле рәвештә тотарга өйрәнмәсә, мондый хәл дәвам итәчәк", дип җавап биргән укытучы Украина шәһәрләрен бомбалауны, Кырымны һәм бәреп төшерелгән Малайзия "Боинг"ын телгә алып.

Укучылар бу турыда берни белмәвен әйткәч, Ирина Ген Русиядә тоталитар режим булуын һәм башка төрле фикер йөртү җинаять дип саналуын, үзенә бу сүзләре өчен шулай ук 15 ел янавын әйткән.

30 мартта Ирина Генга Русия Кораллы көчләре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Украинага сугыш башланганнан соң Русия Җинаять кодексында барлыкка килгән яңа маддә биш миллион сумга кадәр штраф салуны һәм ун елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Җинаять эше ачылган укытучыга 55 яшь, ул мәктәптә егерме елдан артык эшли диелә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG