Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия байларының яхталары хәзер кайда

Русия олигархларының кыйбатлы яхталары юридик проблемнарга килеп бәрелде. Кремль Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, президент Владимир Путинның якыннарына басым ясау өчен кертелгән чикләүләр нигезендә, хакимиятләр хәзер бар дөнья буйлап аларның яхталарын да эзли һәм кулга ала.

4 апрельдә Испания полициясе АКШның Федераль тикшерүләр идарәсе белән берлектә Tango яхтасын тентеде. Яхта хәзер Майорка утравы башкаласы Пальмада тора. Forbes һәм башка медиалар язуынча, 77 метр озынлыктагы, 110 млн долларлык Tango-ның хуҗасы — “Сколково” фонды президенты Виктор Вексельберг.

Азатлык фотогалереясында шундый берничә яхтаның сурәтләрен тәкъдим итәбез. Аларның кайберләре Русия хакимияте вәкилләренеке дип санала, ә иң кыйбатлысы хәтта яшерен рәвештә Путинныкы да булырга мөмкин диелә.

XS
SM
MD
LG