Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 2100 табиб җитми


Бүген республикада табибларның эш штаты 93,6 процентка гына тулы.

Татарстанда 2 100 табибка кытлык бар. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә белдергән.

"Табиб штаты 93,6 процентка, амбулатор шартларда ярдәм күрсәтүчеләр 94,1 процентка тулы", дигән ул.

Табибларга кытлыкны бетерү өчен Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы махсус проект эшләгән.

"2024 елда амбулатор-сырхауханә бүлекләрендә эшләүче табиб һәм урта медицина хезмәткәрләре 95 проценттан да ким булмаска тиеш. Безгә моның өчен тагын 2100 табиб кирәк", дип белдергән ул.

Марат Садыйков сүзләренчә, 2022 ел башына Татарстан сәламәтлек саклау оешмаларында 12 680 табиб, 34 785 урта медицина хезмәткәре, 4 728 кече медицина хезмәткәре эшли.

Узган ел ахырында Татарстан хастаханәләренә 1,2 мең табиб җитми дип әйтелгән иде. Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов белдергәнчә, амбулатор-сырхауханә өлкәсенә лор, психиатр, дерматовенеролог кирәк. Кайбер районнарда терапевт һәм педиатрларга кытлык бар. Стационар хастаханәләрдә анестезиолог, реаниматолог, патологоанатом, неонатологлар җитми.

Эш тәкъдим итүче HeadHunter сервисы мәгълүматына күрә, 2021 елның 9 аена республикада медицина хезмәткәрләренә ихтыяҗ 84 процентка арткан.

Октябрь аенда Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы ординатор, студентларны медицина оешмаларына җәлеп итә башлаган иде. Алар ковид һоспитальләрдә дә эшләячәк диелде. Шулай ук министрлык пенсиягә чыгып ялга чыккан табибларга өмет итүен белдерде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG