Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа журналистын сугышка каршы плакаты өчен "Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү"дә гаеплиләр


Журналист Дарья Кучеренко
Журналист Дарья Кучеренко

Дарья Кучеренконы хөкем итәчәк мәхкәмә көне әлегә билгеләнмәгән.

11 апрель төнендә Уфада Башкортстан эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре бәйсез журналист Дарья Кучеренконы тоткарлаган.

Дүшәмбе кичендә Кучеренко активист буларак Үзәк базар янында сугышка каршы ялгыз пикетка чыккан булган. Ул кулына "Сугыш – украиннарны көчләү һәм үтерү ул. Сугыш – Русиядә фәкыйрьлек һәм репрессияләр ул" дигән плакат тотып торган.

"Бүген пикетка чыктым. Кешеләр туктады, язуны укыды. Кемдер дәшми генә китеп барды, икенче берәүләр килешүен белдерде, "Без дә шулай саныйбыз", дип әйтте. Тоткарладылар, полиция бүлегенә алып киттеләр. Аңлатма алдылар. Әмма 15 минуттан соң хәтта беркетмә дә бирмичә җибәрделәр. Һәрхәлдә, әлегә", дип язган Кучеренко полиция бүлегеннән чыккач.

Төнлә өенә кайтуына, журналистны фатиры янында Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре көтеп торган, алар аны кабат Уфаның 7нче полиция бүлегенә алып киткән.

"Полиция бүлегендә, тартып алабыз дип янап, телефонымны сүндерергә куштылар. Паспортны алдылар һәм беренче тапкыр тоткарлангач, кичен язган аңлатманы кабат язарга куштылар. Бармак эзләремне бирергә мәҗбүр иттеләр, караклыкларда тикшерә башладылар. Шуннан соң ниһаять Административ канун бозулар кодексының 20.3.3 маддәсе (Русия кораллы көчләрен дискредитацияләүче чыгышлар) нигезендә беркетмә төзеделәр һәм хәмер куллануга медицина тикшерүе уздыру өчен алып киттеләр. Билгеле, медицина тикшерүендә берни табылмады һәм полиция мине өйгә җибәрергә мәҗбүр булды" дип сөйләгән Дарья Кучеренко Idel.Реалии-га.

Полициядә төзелгән беркетмәнең күчермәсен миңа да, адвокатыма да бирмәделәр, дигән ул.

"Тиз генә, ярты минутта укып чыгарга бирделәр, фотога төшерергә бирмәделәр", дип сөйләгән журналистның адвокаты Айдар Хызыров. "Анда әйтелгәнчә, Кучеренко "20:40 сәгатьтә Үзәк базар территориясендә Русия кораллы көчләрен башка дәүләт җирләрендә куллануга карата актив рәвештә тискәре мөнәсәбәтен белдергән". Беркетмәдә бернинди нечкәлекләр, әйтик аны башта тоткарлаулары, соңрак сораштырганнан соң җибәрүләре һәм кабат тоткарлаулары язылмаган. Әмма 7нче бүлекнең полиция хезмәткәре сүзләреннән аңлашылды: Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре, кинәт исләренә төшеп, Кучеренкога беркетмә төзергә кирәк дип әйткән һәм аларга журналистны кабат тоткарларга туры килгән", дип сөйләгән адвокат.

Шул ук вакытта Хызыров Русия тәртип саклау оешмалары һәм мәхкәмә системнары ватандашларның алдан килештермичә ялгыз пикет уздырырга хакы булуын оныткан ахрысы, дип искәрткән.

Әлегә Дарья Кучеренкога булачак мәхкәмәнең көне билгеләнмәгән.

Журналист "кораллы көчләрне дискредитацияләү" маддәсе белән килешмәвен, бу маддәнең ил Конституциясен бозуын белдергән.

"Хакимиятләрнең сәясәте белән килешмәвемне, Русия хәрби хезмәткәрләренең гамәлләре турында үз фикеремне белдерергә хакым бар, мин сугышка каршы. Плакаттагы сүзләремдә бернинди дискредитацияләү күрмим. Әгәр безнең хокук яклау оешмалары дөреслекне дискредитация дип саный икән, бу әлеге оешмаларның проблемы", дигән Кучеренко.

Элегрәк, 24 февральдә дә Дарья Кучеренко сугышка каршы ялгыз пикет уздырганы өчен полиция тарафыннан тоткарланган иде. 9 мартта Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны Административ канун бозулар кодексының 20.3.3 маддәсе нигезендә гаепле дип тапты һәм 10 мең сумга штрафка тартты.

Кучеренконы 6 мартта да сугышка каршы чираттагы чара уздырылган урын янында тоткарадылар, әмма беркетмә төземи генә җибәргәннәр иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG