Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш йогынтысы. "Чит илгә киткәч туган телемә мәхәббәтем артты"


Тбилисида Русиянең Украинага каршы сугышына протест чарасы, 9 апрель 2022
Тбилисида Русиянең Украинага каршы сугышына протест чарасы, 9 апрель 2022

Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы аркасында дөньяда русофобия күренеше барлыкка килде. Урыс теле, урыс булу, русияле булу да Русиянең сугышына бәйләнде. Бу вазгыятьттә урыс булмау, башка милләт вәкиле булу, урысча түгел, туган телеңдә сөйләшү хәерлерәк дигән фикерләр дә таралды.

Әлегә бу массачыл күренеш дип әйтеп булмый, әмма шулай да социаль челтәрләрдә урыс мәдәниятеннән читләшү, Русиянең кылган гамәлләре өчен оялу һәм гафу үтенүләр, урыс мәдәнияте, дине агрессия тудырды дигән фикерләр бар. Украинадагы сугыш аркасында русиялеләрнең бер өлеше чит илләргә чыгып китте. Һәм аерым дәүләтләрдә килгән мөһаҗирләргә карата русофобия күренешләре дә бар дип тасвирлана. Бу вазгыятьтә татар теленә карата игътибар, русияле булудан качып "Мин – татар", "Мин – Татарстан ватадандашы" дип билгеләүләр артырмы?

Азатлык чит илләргә китеп татарлыгын эзләүчеләр, татар телен тирәнтен өйрәнә башлаучылар, белгечләр белән аралашты.

Айдар Шәрипов — оператор, 29 яшь. Казанда туган, 6 ел Мәскәүдә яшәгән. Оператор буларак Казакъстанда нәфис фильмнар, Русия эстрадасы йолдызларына клиплар төшергән.

Айдар Шәрипов
Айдар Шәрипов

Русия Украинага һөҗүм иткән вакытта ул Кариб утрауларыннан Русиягә кайтып барган урыннан юнәлешен үзгәртеп, Тбилисига китеп урнашкан. Күпләр Русиянең Украинага карата агрессив сәясәте, дәүләттәге репрессив механизмы тулы көчкә эшләгәндә кайтмый тору хәерлерәк дип саный. Айдар мөһаҗирлеге озаккамы, юкмы икәнен төгәл белми, әмма вакытны заяга уздырмас өчен ул онлайн рәвештә татар телен өйрәнә. Максаты – татар телендә әдәби әсәрләр, татарча матбугатны уку.

Дөньяда барган русофобия шаукымында бүген татар, башкорт, якут, бурят булу күпкә хәерлерәк һәм рус теленнән башка телне, аеруча туган телне белүнең өстенлекләре күп, ди ул.

Минем өчен татар дөньясы белән булу иминрәк, күңелгә дә якынрак

— Грузиядә еш кына милләт темасы калкып чыга, Русиядән икәнен белгәч, ни өчен киткәнеңне аңлатырга туры килә. "Ник киттегез, митингларга чыгарга, көрәшерегә кирәк" дип әйтүчеләр бар. Минемчә, бүген Русиядә көрәшерлек берни калмады. Минем өчен милли үзаң, мәдәният өчен көрәш кенә бар. Этник урысларга да, кем без, чыгышыбыз кем дигән сораулар мөһим була башлады, Бурятия, Якутиядән чыккан икән ул, шул җир тарихын өйрәнә. Урыс кешесенең дә тирәнрәк казыйсы килә. Минем дә шулай килеп чыкты, — дип сөйли Айдар. — Украинадагы хәлләр аркасында кешеләр югалып калды. Үзеңне эзләү, кем син, кем белән булырга тиешсең, дигән сораулар туа. Минем өчен татар дөньясы белән булу иминрәк, күңелгә дә якынрак. Бу хәлләр аркасында хисләремне, фикерләремне туган телемдә белдерү теләге көчәйде. Чынында мин Татарстанга кайтасым килә, минем өчен кадерле урын икәнен аңладым.

Айдар әйтүенчә, Тбилисида кечкенә булса да татарлардан торган төркем барлыкка килгән. Читкә киткәч, кешеләр бер-берсен милләт, мәдәният якынлыгы белән эзләп, аралаша башлый. Тбилисида Мәскәү, Казан, Кырымнан татарлар бар. Айдар аларда да татар теленә моңа кадәр булмаган ихтыяҗ барлыкка килгән дип аңлата.

Грузиядә ике ай яшәү дәверендә грузиннарга кем ул татарлар, татар теле һәм Татарстан хакында, Казан ханлыгының егылуы һәм суверенитет өчен көрәш турында да аңлатырга туры килде, ди ул Азатлыкка.

— Паспортым Русиянеке, тышкы кыяфәтем дә урысныкы кебек, әмма исемем – Айдар Шәрипов. Исем дә идентификация урынына. Минем исемем белән яшәү җиңелрәк дип уйлау бар, әмма барыбер, кем ул татар, Татарстан кайда ул дип аңлатырга туры килә. Аерым телебез бар дим. Республикада президент институты бар иде, тартып алдылар, Казан ханлыгы бар иде, басып алдылар дип сөйлим. Тарихтан фактларны китәрсәм, кешеләр башкача карый башлый. Ихтирам туа, — ди ул.

Айдар бүген атнага ике тапкыр онлайн рәвештә татар теле дәресенә керә. Авыр, ди, әмма туктатап калырга җыенмый. Татар телен өйрәнү теләге иртәрәк туган иде дип аңлата ул. Дөньядагы Русиягә карата тискәре мөнәсәбәт бу теләкне тормышка ашырырга зуррак этәргеч ясаган булып чыга.

Казакъстанда кино төшергәндә казакъларның үзара туган телләрендә сөйләшүен күреп кызыктым

— Татар телен өйрәнү җиңел түгел, үзенчәлекле, әмма мин максатыма ирешеремен дип өметләнәм. Казанда булганда өйрәнә алмадым, сәбәпләре бар. Татарча ул кадәр мөһим түгел дип уйладым, ә менә туган телнең кирәге чыга икән! — ди ул. — Казакъстанда кино төшергәндә мин казакъларның үзара туган телләрендә сөйләшүен күреп кызыктым. Грузиягә килгәч тә аларның үз туган теленә һәм аларга тагарга тырышкан телләргә карата мөнәсәбәтне күргәч тә ихтирам артты, үзе телемнең кадере артты. Минем дә туган телемә, тарихыма шулай карыйсым килә, башкаларга да татарларны танытырлык белемем булсын иде дигән теләк көчәйде.

Камилә Вәлиуллина-Вайс — дизайнер, рәссам. 25 яшь. Казанда туган. Балалар өчен китапларга рәсемнәр ясаган. Шөгыле — чигү чигү. Соңгы вакытта Instagram битендә "Сугышка юк" дигән язулы бизәкләр чыгара.

Камилә Вәлиуллина-Вайс
Камилә Вәлиуллина-Вайс

Камилә бүген Әрмәнстанның Ереван шәһәрендә яши. Аның эше АКШ ширкәте белән бәйле, ә ширкәт Русиянең Украинада алып барган сугышы аркасында офисын, хезмәткәрләрен Әрмәнстанга күчергән. Камиләгә Казаннан китәргә туры килгән.

Рәссам моңа кадәр үк Русия хакимиятенең сәясәте белән килешмичә чит илгә чыгып китү ягын караган, әмма сугыш мондый адымны тизрәк ясарга мәҗбүр иткән. Камилә читтә татарларык тагын да кадерлерәк, ләззәтлерәк дип сөйли һәм ул да Ереванда мөмкин кадәр татарча күбрәк аралашырга тырышам дип сөйли. Русофобия күренеше белән ул очрашмаган. Шулай да бүгенге шартларда татарлык күңел тынычлыгы өсти һәм Русиянең империячел сәясәтенә башкача карарга мәҗбүр итә ди ул.

Оккупант урыслар дигән төшенчә таралганга күрә, күбрәк татарча сөйләшергә теләк барлыкка килде

— Мин татарлыктан беркайчан да ваз кичмәдем, мин – катнаш никахта туган кеше, әмма безнең өйдә татарлык юкка чыкмады. Русофобия турында ишеттем, тик үземә карата моны сизмәдем. Әрмәнстанда Русия кешеләре шактый, урыс телле җәмгыятьләр барлыкка килде, киресенчә, ярдәм итәргә тырышалар. Бүген Русиядә яшәүчеләр – татармы, бурятмы, якутмы – миләтенә карамастан дөньяда урыслар дип кабул ителә. Сугыш фаҗигасендә украиннарның безне шулай дип атауларын аңлыйм. Алар куркыныч чынбарлыкта яши, — ди Камилә. — Минем җинаятьчел дәүләткә мөнәсәбәтем булганга күрә оят хисен кичерәм. Агрессив урыслар, оккупант урыслар дигән төшенчә таралганга күрә күбрәк татарча сөйләшергә теләк барлыкка килде. Моңа кадәр дә еракка китсәм, татар мохитен сагына башлыйм идем. Татарстан – ул аерым бер кадерле үзгә җир. Бүген дә шулай, әмма сугыш белән вазгыять өстәлде. Ереванда Казаннан дустым белән яшибез, ул татарча сөйләшми, әмма аңлый. Кыска диалог булса да төзеп үзара сөйләшәбез. Шулай күңелебезне күтәрәбез.


Казакъстаннан Марсель Ганиев Instagram-да Русиядәге империализм турында пост язган иде. Аңардан мин татарлар латин имласына күчәргә теләгәнен һәм Мәскәү моны рөхсәт итмәгәнен белдем. Эзләнә башладым, укыдым. Латин бит татар теле өчен мантыйклы имла! Гаҗәп, әмма Русия монда да татарларга киртә куйган. Татарстан тарихы кызык ул, кем без, кая барабыз – бүген күп яшьләр өчен мөһим сорау.

Тагын активлашырмы татар теле? Бик телим. Өметләнәм. Яшьләр Русия, урыс мәдәниятеннән тыш бездә үзенчәлекле мәдәният бар дигәнне аңлар дип уйлыйм. Татар теле мәктәпләрдә гариза яздыруга калдырылгач, каршылык булды, әмма аз иде, көчле булмады. Бүген сугыш аркасында татарлык көчәер дип саныйм. Һәрхәлдә бик телим моның шулай булуын, ди Камилә.

YuoTube-та "Татары и татарочки" проекты авторы, җитәкчесе, блогер Айнур Әхмәтов бүген барлыкка килгән бу күренешне аерырга кирәк дип саный. Татарстанда бер хәл, чит илдә татар теле белән икенче вазгыять, ди ул.

Айнур Әхмәтов
Айнур Әхмәтов

— Мин урыс түгел дигән шаукым татардан тыш мари, бурят, якутларда күренә. "Нерусский" дигән худи җитештерелде. Димәк мондый сорау бар. Кешеләр аерым булса урыс милләтеннән читләшүен күрсәтә, — ди Айнур. —Мондый вазгыять моңа кадәр булмады. Чит илгә китүчеләргә татарлыкны аерып күрсәтү уңай күренеш, аларның милли үзаң үсә, русофобия басыма эләкмиләр. Әмма Татарстанда, Русиядә яшәүче татарлар бар. Мин урыс түгел дип чәчрәп чыгуны күршең ничек кабул итәр - белмим. Нинди нәтиҗәгә китерер – белеп булмый. Шулай да Татарстан патриотизм шаукымында үзенекен дә кертергә тырыша. Мәсәлән, мәктәпләрдә Русия гимнын җырлауны керттеләр, Татарстан республика гимнын да кушты. Бу – вазгыятьтән мөмкин кадәр уңай куллану.

***

Татарстан социологлары да Русиянең Украинага карата башлаган сугышы аркасында татарлык белән кызыксыну массачыл күренеш булып китүенә шикләнә, әмма алар да социаль челтәрләрдә бу теманың күтәрелүен күрә. Бу тема татарларга гына түгел, урыс булмаган милләт вәкилләрендә дә күренгәли, ди алар.

Бүгенге вазгыятьтә кешеләр психологик яктан авырлык кичерә һәм терәк эзли

— 2017 елда мәктәпләрдә татар теле мәҗбүри укытылудан туктагач, җәмгыять моны авыр кабул итте һәм Татарстанда моңа каршы көрәштеләр. Татар телен кыссагыз да өйрәнәбез, укыйбыз дигән шаукым булды, аннары сүрелә башлады. Татар телен өйрәнергә дәрт булды, дәрман гына җитмәде, — дип аңлата социолог. — Бүгенге вазгыятьтә кешеләр психологик яктан авыр хәлләр кичерә һәм андый чакта терәк, нигез эзләү бар ул. Гореф-гадәт, тел, мәдәният, гаилә таяныч була ала. Әле нәкъ шул процесс бара дип саныйм. Миллилек белән аерылып була, ябылып була. Мин – дөнья кешесе дип тә әйтә алалар, әмма бу җитми, каядыр терәлеп басарга, аяк астында тотрыклылык булсын дип тели. Этник яктан үзбилгеләнү ярдәм итә. Урыс милләтеннән качу, саклану бу.

Уңай яки тискәре яклары күпме – әйтүе авыр. Әмма фаҗигале хәлләр аркасында барлыкка килә икән, уңай ягы юк. Драматик вакыйгаларга үч саклау кала, бу аңардан арынырга, алга таба баруны комачаулый.

Шулай да галимә телгә ихтыяҗ бар икән, дәүләт, хакимият моңа әзер булырга тиеш, дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG