Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Татарстан юл төзелешен Мәскәүдән кредит алып эшләргә мәҗбүр


Узган ел Мәскәү Татарстанга федераль ярдәмне киметәчәге, ә кредитлар бирүне арттырачагы турында белдергән иде.

Татарстанда юлларны федераль үзәктән алынган кредитлар ярдәмендә төзи башлаганнар. Бу хакта 4 майда республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында белдерде.

"10,4 млрд сум күләмендә инфраструктур бюджет кредитлар килде. Алар өч объектка юнәлгән: Горький шоссесын төзекләндерү, Вознесение тракты һәм Осиново урамы юлы", диде ул.

Моннан тыш, Татарстан рәсмиләре федераль бюджеттан тагын 3,8 млрд сумга кредит алырга җыена. Бу акчага Шәле-Баулы юлы төзекләндереләчәк.

Мәскәүнең Татарстанга кредит бирәчәге узган ел билгеле булды. Аның проценты моңа кадәр алынганнарыннан югарырак, дип сөйләгән иде финанс министры Радик Гайзатуллин. Элегрәк кредит 0,1 процентка бирелгән булса, яңа кредит 3 процент белән 15 елга исәпләнгән.

Ике ел элек Русия хөкүмәте Татарстанга күбрәк кредитлар алырга өндәде.

Узган ел Мәскәүнең Татарстанга бүлеп бирәчәк финансларны киметәчәге билгеле булды. Киләсе өч ел эчендә республикага федераль ярдәм 11 млрд сумга азаячак.

2022 елда Русиягә кертелгән санкцияләр сәбәпле Татарстан бюджетының кереме 21 млрд сумга кимер дип фаразлана.

Бүгенгә Татарстанның дәүләт бурычы 98 млрд сумга җиткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG