Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International Русия гаскәрләренең Киев янында кылган хәрби җинаятьләре турында хисап чыгарды


Киев янындагы Бучада табылган мәетләр
Киев янындагы Бучада табылган мәетләр

Хисапта искәртелгәнчә, Бучадагы сивилләрнең күбесе Росгвардия һәм Русия гаскәре спецназының винтовкаларыннан атып үтерелгән.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы урыс гаскәрләренең Киев янында кылган хәрби җинаятьләре турында яңа хисап чыгарды. "Русия хәрби хезмәткәрләре кылган һәм без документлаштырган җинаятьләр сериясе үз эченә канунсыз һөҗүм итүләрне дә, сивил затларны белә торып үтерүләрне дә ала", дип белдерде Amnesty International оешмасының баш секретаре Агнес Калламар.

Документта Бучада сивил затларны үтерүнең 22 расланган очрагына һәм Бородянкага һава һөҗүме ясаганда 40тан артык кешенең үлүенә дәлилләр бар.

Хисапта искәртелгәнчә, Бучадагы сивилләрнең күбесе Росгвардия һәм Русия гаскәре спецназының винтовкаларыннан атып үтерелгән.

Amnesty International белгечләре үтерү булган урында 9x39 мм кара очлы 7N12 патроннары тапкан, бу сирәк очрый торган сугыш кирәк-яраклары, гадәттә, тавышсыз "Вал" автоматыннан һәм "Винторез"тавышсыз снайпер винтовкасыннан ату өчен кулланыла.

Украина кораллы көчләренең мондый коралу һәм патроннары юк. Моннан тыш Бучада Русия һава десанты гаскәренең 104нче полкы машина йөртүчесенең уку ярдәмлекләре табылган.

Русиянең Украинага сугышы 24 февральдән дәвам итә. Азат ителгән шәһәр һәм авыллардан урыс гаскәрләре чыкканнан соң сивил кешеләрнең күпләп үтерелүе теркәлә. Аерым алганда Русия оккупациясеннән соң, Буча урамнарында мәетләр таралып ятты.

Көнбатышның кайбер җитәкчеләре Русияне ачыктан-ачык хәрби җинаятьләрдә гаепләде. Русия хакимиятләре бу җинаятьләргә катнашы булуын кире кага, бу - "провокация" ди.

Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG