Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел KazanSummit-та 1600 кеше катнашырга теләк белдергән


Саммитка игътибарны бушлай автобуслар, лотерея һәм мода белән җәлеп итәләр.

19-21 майда узачак KazanSummit икътисади саммитында 1600 кеше катнашырга теләк белдергән. Бу хакта 11 майда Татарстанның инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Инсаф Галиев белдерде.

Быелгы саммит Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында уза. Казанга 55 илдән һәм Русиянең 42 төбәгеннән 1600 кеше килергә теләк белдергән. Җыенда барлыгы 5 мең катнашучыны көтәләр.

Саммитның төп темасы "Уртак кулланыштагы икътисад һәм хәләлнең гомум игелеге" дип атала. Ул KazanEхpo халыкара күргәзмәләр үзәгенең өч павильонында узачак. Анда барлыгы 100 секция оештырылыр дип көтелә.

Шулай ук быел саммитта Русия төбәкләр һәм ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрдән 50 инновацион стартаплар тәкъдим ителәчәк. Белгечләр, эшмәкәрләр бүгенге вәзгыятьтә нинди инвестицияләр кертергә кирәклеге хакында фикер алышачак.

Саммит кысаларында узучы Russia Halal Expo 2022 күргәзмәсендә 7 ил, 13 төбәк үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк. Аеруча, Төркия белән Иран зур кызыксыну белдергән. Татарстан үзендә җитештергән авыл хуҗалыгы һәм фармацевтика өлкәсендәге эшләнмәләрен күрсәтәчәк.

Беренче тапкыр KazanSummit-ка килүчеләр өчен лотерея уйнатылачак. Анда җыенда катнашучылардан тыш, гади халык та уйный алачак. Көн саен KazanExpoга Камал театры һәм Җиңү проспектыннан бушлай шатллар йөриячәк дип ышандыралар.

"Саммитка килүчеләр махсус паспорт сатып алып, күргәзмә экспонатларыннан мөһерләр суктырачак. Җитәрлек мөһер җыйгач, ул саммитның символы белән ясалган призга ия була ала. Бүләкләр яхшы. Быел без лотерея да оештырабыз. Анда һәркем катнаша алачак. Лотереяда бүләкләр 11, 14 һәм 18 сәгатьтә уйнатылачак", диде ул.

Шулай ук KazanSummit-та ислам модасы күрсәтеләчәк. Чарага "Пирамида" күңел ачу үзәгендә билет алып кереп булачак. Шулай ук шамаил ясау, яулый бәйләү остаханәләре узар дип көтелә. Саммитта икътисад белгече Наталь Зубаревичның килүен көтәләр. Ул Русиянең бүгенге икътисады турында лекция укыячак.

KazanSummit-та катнашучылар 20 майда Казанда Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салу чарасында, 21 майда Изге Болгар җыенында катнаша алачак.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG