Accessibility links

CNN телеканалы урыс хәрбиләренең сивил кешеләрне үтерү кадрларын күрсәтте


Мариуполь үзәгендә кешеләр Русия солдаты яныннан узып бара, 12 апрель 2022 ел
Мариуполь үзәгендә кешеләр Русия солдаты яныннан узып бара, 12 апрель 2022 ел

16 мартта күзәтү камерасы төшереп алган язмадан күренгәнчә Русия солдатлары машиналар белән сәүдә итүче җирле ширкәт хуҗасын һәм ширкәтнең сакчысын туктатып тенти. Тентүдән соң, аларны аркаларына атып үтерә.

CNN телеканалы Русия хәрбиләренең Киев тирәсендә ике сивил кешене үтерү кадрларын күрсәтте.

Аны 16 мартта күзәтү камерасы яздырып алган. Язмадан күренгәнчә, машиналар белән сәүдә итүче җирле ширкәт хуҗасын һәм ширкәтнең сакчысын – 68 яшьлек Леонид Пляцны Русия солдатлары туктатып тенти.

Тентегәч русияләр ширкәт хуҗасын һәм сакчыны аркаларына атып үтерә. Леонид Пляц шундук үлми, кадрлардан аның торып басарга һәм сакчы өенә барып җитәргә тырышуы күренә, әмма ул сакчы өе янында егыла. Пляц күп кан югалтудан үлгән диелә.

Хәзерге вакытта бу язма Русия хәрбиләренең Украинада кылган сугыш җинаятьләрен халыкара тикшерү материалларына теркәп куелган.

Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Русия гаскәрләре хәрби һәм сивил инфраструктураның төп объектларына һава һөҗүмнәре ясый, һава аланнарын, хәрби бүлекчәләрне, нефть базаларын, ягулык салу станцияләрен, чиркәүләрне, мәктәп һәм хастаханәләрне җимерә.

Русия гаскәрләреннән азат ителгән авыл-шәһәрләрдә сивил халыкны күпләп үтерү очраклары теркәлә. Көнбатышның кайбер җитәкчеләре Русияне ачыктан-ачык хәрби җинаятьләрдә гаепләде. Русия хакимиятләре бу җинаятьләргә катнашы булуын кире кага, бу - "провокация" ди.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG