Accessibility links

Кайнар хәбәр

WHO Мариупольдә холера таралырга мөмкин дип кисәтә


Мариуполь, 15 май 2022 ел
Мариуполь, 15 май 2022 ел

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматынча, Мариупольдә эчә торган сулар канализация сулары белән катнашкан, бу исә төрле инфекцион авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Оешма холерага каршы вакциналар әзерли.

Су белән тәэмин итү системы җимерелү сәбәпле Мариупольдә инфекцион авырулар таралырга мөмкин.

Бу хакта 17 майда Киевта узган матбугат очрашуында Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының (WHO) гадәттән тыш хәлләр төбәк мөдире Дорит Ницан белдерде.

Ницон сүзләренчә, Мариупольдә су белән тәэмин итү "өлешчә торгызылган", әмма күпчелек суүткәргеч торбалар җимерек хәлдә.

"Мариупольдәге хөкүмәтнеке булмаган оешмалардан, анда урамнарда сазлык булуын, канализация суының эчә торган су белән кушылуы турында мәгълүмат алдык. Бу күпчелек инфекцияләр, шул исәптән холера таралуның зур куркынычын тудыра. Без 2011 елга кадәр Мариупольдә холера белән авыру очраклары булуын хәтерлибез һәм әзерләнәбез", диде ул.

WHO холерага каршы вакциналар һәм комплектлар әзерли шулай ук оккупацияләнгән җирдә яшәүчеләргә ярдәм итү өчен хөкүмәтнеке булмаган башка оешмалар белән дә хезмәттәшлек итә.

11 майда шәһәр мэры Вадим Бойченко ел ахырына кадәр Мариупольдә төрле чирләрдән һәм түзеп булмаслык шартлардан 10 меңнән артык кеше үләргә мөмкин, дип хәбәр итте. Аның мәгълүматларына күрә хәзер шәһәрдә 150-170 мең кеше бар.

"Оккупантлар Мариупольне урта гасырлар геттосына әйләндерде. Шуңа үлемнәр дә булачак. Даруларсыз, медицина ярдәменнән башка, су һәм төзек эшләүче канализация булмаганда шәһәрдә эпидемияләр башланачак. Хәзер халыкның зур өлеше – картлар һәм чирле кешеләр. Тиешле шартлар булмаганда алар арасында үлем-китем берничә тапкырга артачак", диде мэр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG