Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канада Путинга, Лавровка һәм тагын меңгә якын кешегә илгә керүне тыйды


Бу тыю аларның гаиләләренә дә кагыла.

Канада Украинада барган сугыш аркасында санкцияләргә эләккән Русия, Беларус һәм Украина ватандашларына чикләүләрне киңәйтте. Алар арасында Русия президенты Владимир Путин, тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм саклану министры Сергей Шойгу да бар.

Хәзер түрәләр үзләре дә, аларның гаиләләре дә Канадага керә алмаячак. Бу хакта 17 майда илнең иҗтимагый иминлек министры Марко Мендичино белдерде.

Канаданың Чик буе хезмәтләре агентлыгы аңлатуынча, хөкүмәт иммиграция турындагы канунга төзәтмәләр кабул итәчәк. Бу үзгәрешләргә ярашлы, санкцияләр исемлегендәге затлар һәм аларның гаилә әгъзалары Канадага килә, бу ил визасын ала алмаячак, шулай ук илдән депортацияләнергә мөмкиннәр.

Канаданың чикләүләр исемлегендә меңгә якын кеше бар, аларның күпчелеге – Русия ватандашлары.

Элегрәк Путинга һәм Русиянең югары вазифадагы затларына Австралиягә һәм Яңа Зеландиягә керүне тыйганнар иде.

24 февральдә Русия президенты фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Сугыш сәбәпле АКШ һәм Көнбатыш илләре Мәскәүгә каршы кырыс чикләүләр кертте, ул түрәләргә һәм сәясәтчеләргә генә түгел, гади халыкка да нык йогынты ясый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG