Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгы "Азовсталь"дән 959 украин хәрбие чыгуын хәбәр итте


Русия хакимиятен хуплаучы фетнәчеләр контролендәге җиргә юнәлүче автобустагы Украина хәрбиләре
Русия хакимиятен хуплаучы фетнәчеләр контролендәге җиргә юнәлүче автобустагы Украина хәрбиләре

Русия саклану министрлыгы моны "әсирлеккә бирелү" дип атый. Хәрбиләр арасында 80 кеше яралы диелә.

Русия саклану министрлыгы Мариупольдәге "Азовсталь" заводыннан 959 украин хәрбие чыгарылуын белдерде, алар арасында 80е яралы.

Украин хәрбиләре Русиядән ярдәм алучы фетнәчеләр контролендәге җиргә чыгарылган. Саклану министрлыгы моны "әсирлеккә бирелү" дип атый.

Украина хакимиятләре Русия саклану министрлыгы хәбәренә фикер белдермәде. Шулай да алар хәрби җитәкчеләре фәрманы белән "Азовсталь"дән украин хәрбиләренең чыгуын раслады. Хәзерге вакытка заводта ничә украин хәрбие калуы билгеле түгел.

Украина хәрбиләре Мариупольдә үзләре контролендәге соңгы объект – "Азовсталь"дән 16 майда чыга башлады. Кичә заводтан украин хәрбиләре белән кимендә җиде автобус чыкты, аларны Русия яклы кораллы төркем озата барды.

Соңрак Reuters, шулай ук Украина һәм Русия мәгълүмат чаралары хәрбиләрне "Донецки халык республикасы"ндагы фетнәчеләр контролендәге җиргә - Еленовкадагы төзәтү колониясенә китерүләрен хәбәр итте.

Мариупольдән чыгарылган украин хәрбиләренең алдагы язмышы билгеле түгел. Украина саклану министрлыгында "Азовсталь" хәрбиләрен әсирләр белән алмашу тәртибе ярдәмендә өйләренә кайтарырга ниятләүләрен әйттеләр.

Шулай да Русия думасында "Азов" полкы (ул Мариупольне саклаган Украина көчләренең бер өлеше иде) сугышчыларын Украинага тапшырмаска чакырулар булды.

17 майда Русия баш прокуратурасының "Азов" полкын террорчы оешма дип тануны һәм Русиядә аның эшчәнлеген тыюны сорап Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүе билгеле булды.

Русия тикшерү комитеты "ДНР"га чыгарылган украин хәрбиләреннән сорау алырга ниятләвен хәбәр итте.

"Азов" полкы сугышчылары һәм Украинаның башка хәрби бүлекчәләре Мариуполь шәһәр-портын саклады, бу шәһәр март башыннан чолганышта булды, "Азов" полкы сугышчылары "Азовсталь" металлургия комбинатында калды.

"Азов" – 2014 елда ихтыярилар батальоны буларак оешты. Шул ук вакытта "Азов"ның күпчелек сугышчылары неонаци булмауларын искәртә, ә полк үзе Украина кораллы көчләренең бер өлеше булып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG