Казанда май аенда яңа фатирларга бәяләр 2,8 процентка арткан. Бу хакта "Циан.Аналитика" мәгълүматларына сылтанып "Коммерсантъ" хәбәр итә.
Татарстан башкаласында торакның бер дүрткел метры уртача 169,9 мең сумга җиткән. Узган елның май аенда ул 111,4 мең сум булган.
Уфада яңа фатирларга бәяләр тагын да катырак үскән. Май аенда ул 4 процентка күтәрелеп, 118,2 мең сумга җиткән. Мәскәүдә үсеш 2,2 процент булган. Анда яңа торакның бер дүрткел метры 322,1 мең сум тәшкил итә.
Шул ук вакытта май аенда Русиянең 16 зур шәһәрендә торакка бәяләр 0,1 процентка төшкән, диелә.
Моңа кадәр Татарстанда торак сату 2,5 тапкырга кимегән диелде. Март аенда коммерцияле йорт төзүчеләр 8,2 млрд сумга торак саткан булса, апрельдә бу күрсәткеч 3,4 млрдка төшкән. Май аеның беренче ун көнендә 121 млн сумлык фатир сатылган.
Шул ук вакытта татарстаннар арзанрак торучы милек - дача сатып алырга өстенлек бирә башлаган. 2022 елның беренче чирегендә андыйларның саны 33 процентка, узган бер елда 30 процентка арткан.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!