Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия югары мәхкәмәсе кырымтатарларның Номан Челебиджихан батальонын террорчы дип таныды һәм тыйды


Ленур Ислямов. Архив фотосы
Ленур Ислямов. Архив фотосы

"Батальонның эшчәнлеге җәмгыять һәм дәүләт иминлегенә куркыныч тудыра, Русиянең территориаль бөтенлегенә каршы килә", диелә Русия баш прокуратурасы хәбәрендә.

Русия Югары мәхкәмәсе кырымтатар ихтыяриларыннан торган Номан Челебиджихан исемендәге батальонны террорчы дип тапты һәм илдә аның эшчәнлеген тыйды, дип хәбәр итә Русия баш прокуратурасы.

Мәхкәмә фикеренчә, батальон оештыруның максаты – "Русиянең бөтенлеген бозу, ә төп бурычларыннан берсе – Кырым республикасын корал белән яулап алу".

Бу уңайдан, "батальонның эшчәнлеге җәмгыять һәм дәүләт иминлегенә куркыныч тудыра, Русиянең территориаль бөтенлегенә каршы килә", диелә хәбәрдә.

Номан Челебиджихан төркеме – 2014 елда Кырым белән чиктәш районнарны саклау өчен ихтыярилардан төзелгән оешма. Ул нигездә кырымтатарлардан тора. Кырымда ФСБ әлеге төркемдә катнашуда гаепләп, кырымтатарларны даими тоткарлап тора.

Русиянең тикшерү комитеты ATR Беренче кырымтатар телеканалы җитәкчесе, Кырымтатар дөнья конгрессы вице-президенты, Кырымның элекке вице-премьеры Ленур Ислямовны Номан Челебиджихан исемендәге, ким дигәндә 150 кешелек батальонны төзүче һәм җитәкләүче дип гаепләде.

Моннан тыш, Ленур Ислямов 2015 елның ноябрендә төркемнең сугышчылары белән берлектә Херсон өлкәсе Чаплынка бистәсе янында электр линиясен шартлатып, ярымутрауны утсыз калдырган диелде.

2020 елда Русия аннексияләгән Кырымның Югары мәхкәмәсе Ленур Ислямовны 19 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Мәхкәмә аны диверсия, канунсыз кораллы төркем оештыруда, Русия бөтенлеген җимерүгә чакыруда гаепле дип тапкан иде.

Ислямов үзенә каршы җинаять эшен сәяси сәбәпләр белән һәм Кырымның аннексиясенә каршы чыккан өчен ачылган дип белдерде.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутаруның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG