Accessibility links

Кайнар хәбәр

Касыйм шәһәрендә Сөембикә һәйкәле ачылды

10 июньдә Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә, Идел Болгарының ислам динен кабул итүенә 1100 елны бәйрәм итү чараларының берсе буларак, Казан һәм Касыйм ханлыклары ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл ачылды. Биеклеге ике метрдан артык, авырлыгы 1,5 тонна булган сынны Петербурда ясаганнар. Һәйкәлнең авторлары – Петербур сынчычылары Виниамин Сидоренко һәм Андрей Губко.

Ул Касыймның тарихи урынында, Ока елгасы буендагы Хан төрбәсе белән Хан мәчете янында урнаштырылган. Шушында ук берничә ел элек Сөембикә исемендәге сквер да барлыкка килде. Сын аның уртасында тора.

Ачылу тантанасында Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да катнашты. Рязань өлкәсе хакимиятен губернатор урынбасары Анна Рослякова вәкиллек итте.


XS
SM
MD
LG