Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда оешучы ихтыярилар батальоннарына татар исеме бирмәкчеләр


Донбасс
Донбасс

Аларга татар каһарманнары исемнәре бирелергә яки атамада нинди дә булса татар сүзләре, татарлык белән бәйле төшенчәләр булырга мөмкин. 

Хәрби чараларда, шул исәптән Украинадагы сугышта катнашу өчен Татарстанда төзелеп килүче батальоннарга исем сайлау бара. "Бизнес онлайн" үз чыганакларына сылтанып язуынча, аларга татар каһарманнары исемнәре бирелергә яки атамада нинди дә булса татар сүзләре, татарлык белән бәйле төшенчәләр булырга мөмкин.

Имеш-мимешләргә караганда, бер батальонга Икенче дөнья сугышы каһарманы, шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелергә мөмкин. Шулай ук СССРның элекке Баш штабы җитәкчесе урынбасары Мәхмүт Гәрәев исеме дә телгә алынган. Ахыргы карарны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итәргә тиеш.

Украинада сугышта катнашу өчен Татарстанда ике батальон оешуы турында узган атнада хәбәр ителде. Ике батальон да Татарстанда яшәүчеләр нигезендә оешачак, аларга үз командирларын билгеләргә, тамгаларын (шевроннарын) ясарга рөхсәт ителгән.

Мондый батальон Башкортстанда да оешты. Ул генерал Миңлегали Шәйморатов исеме белән атала.

Кайбер урыс милләтчеләре Украинада сугышны якласалар да, милли батальон оештыруны тәнкыйтьләп чыкты. Милли республикаларга гаскәр төзергә мөмкинлек бирүнең нәтиҗәсе начар булырга мөмкин ди алар. Мондый фикер публицист Егор Холомогоров Телеграм каналында очрады.

Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән соң, Татарстан президенты икенче көн үк моны хуплап чыкты.

Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикалар — Татарстан белән Башкортстан.

Русиядә ачык мобилизация юк, ләкин төрле юллар белән кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырышу бар. Шул ук вакытта Татарстаннан Украинадагы сугышта үлүчеләрнең рәсми танылган саны артканнан арта бара. Бүгенгә анда 70тән артык фамилия бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG