Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Москва" крейсерында исән калган "срочник"ларның әти-әниләре улларын кабат сугышка җибәрергә телиләр дип сөйли


"Москва" ракет крейсеры. Архив фотосы
"Москва" ракет крейсеры. Архив фотосы

Туганнары әйтүенчә, хәзергә алар “Ладный” сак корабында, бу корабны 30 июньдә “махсус операция”дә катнаштырырга мөмкиннәр диелә. Диңгезчеләрнең әти-әниләре әйтүенчә, кораб төзекләндерүгә мохтаҗ һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга яраклы түгел.

"Москва" крейсерында исән калган "срочник"ларның әти-әниләре улларын кабат хәрби хәрәкәтләр барган урынга җибәрергә ниятләүләрен сөйләде, дип яза "Новая газета. Европа".

Акъяр (Севастополь) хәрби прокуратурасына, Солдат аналары комитетына һәм Кеше хокуклары вәкаләтле вәкиленә язган хатларында диңгезчеләрнең туганнары, сүз бирүләренә карамастан, "Москва" крейсеры батканнан соң исән калучыларны әле дә диңгездән җиргә күчермәделәр дип хәбәр иткән.

Туганнары әйтүенчә, хәзергә алар "Ладный" сак корабында, бу корабны 30 июньдә "махсус операция"дә катнаштырырга ниятлиләр дип фаразлана. Мәҗбүри хезмәткә алынучы хәрбиләрнең әти-әниләре әйтүенчә, кораб төзекләндерүгә мохтаҗ һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга әллә ни яраклы түгел.

"Хәрби хезмәткәрләрдән алынган мәгълүматларга күрә, алга таба "махсус хәрби операция"дә катнашу өчен, 30 июньдә "Ладный" сак корабы диңгезгә чыгачак дип фаразлана. "Ладный" корабының, мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучылардан да торган экипажы белән "махсус хәрсби операция"дә катнашу ихтималын тикшерүегезне сорыйбыз", диелә документта.

Хатта әйтелгәнчә, хәзерге вакытта корабта "Москва" крейсерыннан 49 "срочник" бар. Аларның күбесе кабат хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга теләми диелә.

"Балаларыбыз - мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучылар канунсыз рәвештә "Москва" крейсеры белән "махсус операция"дә катнашты инде, һәлакәт аркасында психик имгәнү алдылар", дигән диңгезчеләрнең туганнары, алар бу һәлакәтне кичергән балаларын яңадан Украинага каршы сугышка җибәрергә ярамый дип саный.

13 апрельдә Украина "Москва"ны ракет һөҗүменә тотуын һәм крейсерда янгын чыгуын белдерде. 14 апрельгә каршы төндә янгын чыгуын Русия саклану министрлыгы да таныды. Министрлык корабта сугыш-кирәк яраклары шартлаган дип ышандырды.

Соңрак минстрлык корабның батуын таныды. Төрле бәяләмәләргә күрә, "Москва"да 416дан 680 гә кадәр кеше булган, алар арасында "срочниклар"ның да булуы ачыкланды.

Май башында "Москва"да яраланучылар арасында Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган Булат Шакирҗановның да барлыгы билгеле булды. Азатлык Булатның хәлен әнисе Гөлназ Уразаевадан белеште.

Кораб батып, экипаж әгъзалары арасында хәбәрсез югалучылар булганнан соң, хакимиятләр аларның туганнарына крейсер махсус операциядә катнашмады дип белдерде. "Москва" крейсерында хезмәт итәргә җибәрелгән "срочник"ларның әти-әниләренә улларын "фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булдылар" дип танырга тәкъдим иттеләр.

7 июньдә крейсердагы хәрбиләрне "махсус хәрби операциядә" катнашучылар исемлегенә кертүләре билгеле булды. Әмма прокуратура да, саклану министрлыгы да "Москва" крейсерының Украинага каршы сугышта катнашуын әле дә танымый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG