Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутатлар Сиктермә-Хузангай авылын Сиктермә дип үзгәртүне хуплады


Сиктермә-Хузангай авылы
Сиктермә-Хузангай авылы

Татарстан Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарәләр комитеты депутатлары Әлки районының Сиктермә-Хузангай авылы исемен үзгәртүне хуплап чыкты. Хәзер бу мәсьәлә киләсе парламент сессиясендә каралачак.

24 июньдә Әлки районының Сиктермә-Хузангай авылының исемен үзгәртүгә кагылышлы җәмәгать тыңлаулары узды. Анда Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары да катнашкан. Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарәләр комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин сүзләренә караганда, авыл исемен үзгәртүне җыенда 106 кеше хуплап чыккан, 3 кеше каршы булган.

"Бу атама татар телендә башкача яңгыраш алса да (бу хакта ачык әйтелде), галимнәр, фәннәр академиясе әлеге исем бирергә мөмкин булуны раслады. Чуаш халкының данлыклы улы Хузангай исемен мәктәп, хуҗалык йөртүен дәвам итәргә тәкъдим ителде. Безнең бурыч – халыкның фикерен белешү иде. Аларның күпчелеге Сиктермә яклы", диде ул.

Очрашуда әйтелгәнчә, авыл үз тарихында җиде тапкыр исемен үзгәрткән. Үз вакытында ул Урта Иштубай, Сиктермә, Иштубай-Сиктермә, Сихтермә атамаларын да йөрткән. Парламентта бу үзгәрешләргә каршы чыгучылар да булды.

"Мотивлар нинди? Анда күпме атамалар булган? Тарихчыларны, галимнәрне җәлеп иткәннәр. Бу мәсьәләгә ун елдан кире кайтачакбыз. Халык хәл итте диелде, аларга аңлатырга кирәк иде. Китерелгән дәлилләр ышандырырлык түгел. Болай эш итәргә ярамый", дип каршы чыкты депутат Хафиз Миргалимов.

Комитет утырышында авыл атамасын барлык депутатлар да хуплады.

Сиктермә-Хузангай авылы Әлки районында урнашкан. Бүген анда 200дән артык кеше яши. Авыл чуаш шагыйре Петр Хузангай исемен йөртте. Элегрәк авыл Сиктермә дип аталган булган, соңрак аны Хузангай дип үзгәрткәннәр. 2004 елда җирле халык авылга чуашча исемен кире кайтару үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Шул ук елны ул Сиктермә-Хузангай дип атала башлаган.

Берничә ел элек хәбәрчебез бу авылда булып кайткан иде. Аның фотоларына караганда, авыл җитәкчелегенең совет чорын сагынып яшәве күренә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG