Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эльмир Низамов һәм Мубай альбом чыгару өчен акча җыю игълан итте


Эльмир Низамов
Эльмир Низамов

Уртак җыентыкны яздыру һәм чыгару өчен 650 мең сум тупларга кирәк диелә.

"Планета" краудфандинг мәйданында композитор Эльмир Низамов һәм җырчы Мубайның уртак музыкаль альбомын яздыруга акча җыю игълан ителде. Җыентык "Ике ярда" дип аталачак.

Альбомны яздыру һәм чыгару өчен 650 мең сум кирәк булачак, әлегә 11 мең сум гына җыелган.

— Мубайның концертларын халык бик көтеп кала, тик алар сирәк уза. Кешеләр аның язмалары бармы дип сорый, кызыксыналар, тыңлыйсылары килә. Концерттан тыш тыңларга җырчының яхшы сыйфатлы язмалары бик аз. Шуңа күрә без менә шундый бер альбом яздырыйк дип уйладык, — дип сөйләде Азатлыкка композитор Эльмир Низамов.

Композитор белдергәнчә, Мубай язмалары тарихта калырга тиеш.

— Без аның белән 3-4 уртак концерт уйнадык. Бик уңышлы килеп чыкты кебек. Мин үз җырларымны Мубай башкаруында бүтән яктан ачтым, — дип өстәде Низамов.

Альбомга барлыгы сигез җыр керер дип көтелә, аларга көйне Эльмир Низамов язган, сүзләре — Йолдыз Миңнуллина, Габдулла Тукай, Гөлшат Зәйнашева, Резеда Гөбәева һәм башка татар шагыйрьләренеке.

"Ике ярда" альбомы 2022 елның көзендә дөнья күрер дип көтелә.

Хәзерге вакытта режиссер Илшат Рәхимбай да "Микулай" фильмы өчен краудфандинг платформасы ашаакча җыя. Ул халыктан 1,5 миллион сум җыярга ниятләгән иде, шуның 500 меңе тупланган, берничә көн эчендә тагын 200 мең сум җыярга кирәк, чөнки тиешле вакытка әйтелгән акчаның яртысы тупланып бетмәсә, акчалар кешеләргә кире кайтарыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG